Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә гражданнарны күчмә кабул итү булачак

Кабул итү 21 декабрьдә узачак.

21 декабрьдә гражданнарны күчмә кабул итү булачак, консультацияне Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, ТР баш суд приставы урынбасары Андрей Михайлов үткәрәчәк. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәт районы халкы өчен кабул итү Совет урамы, 73 нче йорт адресы буенча  узачак.

 8(843) 514-92-21, (843)514-92-02 телефоннарына шалтыратып яки  социаль челтәрләрдә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе сәхиәләрендә язылырга мөмкин.

Паспорт яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе (башкарма производство яклары вәкилләренә) булырга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса