Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Елки 10» фильмының премьерасы булды

Фильмның бер өлеше җәй көне безнең шәһәрдә төшерелде.

Әлмәтнең "Әлмәт" иҗтимагый үзәгендә «Елки 10» яңа ел комедиясенең беренче Россия премьерасы булды. Яңа ел сагасының бер өлеше июнь аенда нефть башкаласында төшерелә.

Кино күрсәтүдә төп рольне башкаручы һәм КВН катнашучысы Айдар Гәрәев катнашты. Киносеанска район башлыгы Тимур Нагуманов гаиләсе белән бергә килде.

"Гаилә белән «Елки 10» премьерасында булдык, аны җәй көне безнең шәһәрдә төшерделәр! Фильм ошады, 7 декабрьдә кинотеатр экраннарына чыгачак. Фильм  җылы эмоцияләр тудырыр дип ышанам. Карарга киңәш итәм", - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Фильм  алдыннан тамашачыларга фильм турында фильм күрсәттеләр. Шәһәрнең локацияләре төшерүгә ничек әзерләнгәнлеге турында кыскача сюжет. Картинаның хронометражы сәгать ярым тәшкил итә.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгының телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса