Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөләйнең сөйләр сүзләре җыелган

«Әлмәт таңнары» редакциясе коллективы Сөләй авыл җирлегендә кунакта булып кайтты .

Авыл кешеләре белән очрашу Мәдәният йорты бинасында узды. 

Биредә бик кызу эш вакыты булып чыкты - үзешчән артистлар мәш килеп Әниләр көненә спектакль әзерләп яталар. Шулай да, вакытлары бик тыгыз булуга да карамастан, редакция коллективы белән очрашырга байтак кеше килгән иде. Очрашу бик матур һәм җанлы узды.

Сөләй авыл җирлеге үзеннән кала Урсалбаш, Шарлама, Яңа Михайловка һәм Салкын Чишмә торак пунктларын берләштерә. Әлеге торак пунктларның һәрберсе район тарихында аерым урын биләп тора. Биредә яшәүчеләр гомер-гомергә атаклы игенчеләре, терлекчеләре һәм ияр ясаучы осталары белән дан тотканнар. Фрунзе исемендәге колхозның  гөрләп  торган чакларын да күпләр хәтерли торгандыр әле. Әлмәт җир-легендә генә түгел, республикада да фермерлык хуҗалыкларын оештыру нәкъ менә шушы Сөләйдә башланып киткән иде бит. 

1991 елда хуҗалык җир-ләрендә фермер хуҗа-лыклары ассоциациясе эш-чәнлеген башлап җибәрүе дә үзе бер тарихи вакыйга. Аның рәисе Җәүдәт ага Маннановны авылдашлары бик зур хөрмәт белән искә алалар. Азат Махиянов, Рамил Милаев, Шакир Милаев, Рамил Хурамшин, Назыйм Хурамшин кебек фермерлар, мини-фермалар ачып җибәргән Наил Маннанов, Заһир Шәфигуллин, Фәндәс Хәбиров, Рамил Шәйдуллин, Вагыйз Заһидуллин кебек шәхесләрнең исемнәре дә райондашларыбызга бик таныш. 

Фермерлар бүген дә авылның терәге, тоткасы дип әйтергә була. Нинди генә проблема килеп чыкмасын, әле дә булса алар һәм нефтьчеләр ярдәмгә килә икән. Бу турыда авыл җирлеге башлыгы Ансар Бикбаев үзе дә әйтеп узды. 

Авыл башлыгының да башы каткан - юлларны кардан арындыру өчен техника эзләп йөргән мәле булып чыкты. Шулай булуга да карамастан, безнең белән очрашырга вакыт таба алды Ансар әфәнде. Ә бит күп кенә авыл җирлеге башлыклары эшнең күплеген сәбәп итеп журналистлардан читтәрәк торырга тырышалар. 

Сөләйлеләр «Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире Рәфкать Шаһиевның чыгышын бик игътибар белән тыңлаганнан соң, үзләренең газета битләрендә нинди 
язмалар күрергә теләүләрен дә ачыктан-ачык ярып салдылар, 
авылда булган проблемаларны да әйтеп 
бирделәр.

 Сөләй мәктәбе директоры Гүзәлия Җәләева «Әлмәт таңнары» газетасын озак еллар дәвамында яздырып алып баруын әйтеп узды, һава шартларының начар, юлларның бозлавык булуына да карамастан кунакка килүебез өчен авыл халкы исеменнән рәхмәт җиткерде. Иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - мәктәптә укучылар саны кимүе дип атады ул. Шул сәбәпле быел унынчы сыйныфны да ачмаганнар. Төп сәбәп - яшьләрнең 
авылда калырга теләмәве. Күбесе Җәлилдә яши икән.

аа
- Авылыбызны төзек, матур итеп күрәсебез килә. Татар газетасы авыл проблемаларын, мәктәп хәлен күбрәк күтәрсә, бик шат булыр идек инде. Кулланышсыз калган биналар булуы да борчый. Балалар бакчасы бинасында өлкәннәр өчен ял итү урыны ачылса, бик яхшы булыр иде бит. Аның ишегаллары да бик матур. Югыйсә, заманында мондый эшне оештырганнар иде. Тайсуган, Нәдер, Иске Михайловка һәм башка күрше-тирә авыллардан әби-бабайлар килеп, аралашып, матур итеп ял итеп киткән чаклар истә, - дип сөйләде Гүзәлия Әнвәр кызы. 

Җанлы әңгәмә  барышында алга таба хезмәттәшлек буенча күп фикерләр әйтелде, шул исәптән газетабызга
язылу да оештырылды. Моннан тыш сөләйлеләр альтернатив язылуның яңа мөмкинлекләреннән дә файдаланырга риза  булуларын белдерделәр, ә авыл җирлеге башлыгы халыкка «Әлмәт таңнары»н шәһәрдән шәхсән үзем алып кайтып бирәчәкмен дип вәгъдә итте.

Уңган-булган Сөләй авыл җирлеге халкының тормышы турындагы мәкаләләрне газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса