Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Законнарга таянып эш итә

10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.

Хатын-кыз табигате буенча һәрвакыт сер булып кала. Формадагы хатын-кыз - бигрәк тә.

Полициядә эшләүчеләрнең көндәлек хезмәте гаять зур тәвәккәллек, җаваплылык сорый, шактый күп көч һәм энергия чыгымнары таләп итә. Шәһәребездә һәм районыбызда яшәүчеләрнең тынычлыгы, иминлеге хакына әлеге һөнәр ияләре еш кына шәхси вакытлары белән дә исәпләшмичә  җинаятьләрне ачу өстендә эшлиләр, юлларда тәртип һәм иминлек сагында торалар. Әлмәт эчке эшләр бүлегендә тәҗрибәле кадрлар белән беррәттән, яшь кадрлар да хезмәт куя. Юрисконсульт, эчке хезмәт лейтенанты Луиза Ирек кызы Халикова шундый фидакарьләрнең берсе. Мәктәптә укыганда ук хокук мөнәсәбәтләрен өйрәнүгә тартылган кыз квалификацияле юрист булу хыялын тормышка ашырырга дип Казандагы Россия гадел хөкем академиясенә укырга керә. Югары белем алу белән беррәттән суд системасында да эшли. Шул рәвешле Әлмәт мировой судьяларының Риза Фәхретдин урамында урнашкан бинасында уналты еллап хезмәт куя. Карьерасын үстерүне максат итеп алган белгеч алга таба эшчәнлеген Әлмәт эчке эшләр бүлегендә дәвам итәргә уйлый. 

- Бирегә максатчан рә-вештә эшләргә килдем. Монда мине юрисконсульт итеп алдылар. Коллективта эшли башлавыма ике ел була инде. Әлеге һөнәр иясе булу - зур горурлык һәм зур җаваплылык. Бүлек документларын үз-вакытында җайга салудан тыш, бүлеккә һәм аның подразделениеләренә кагылышлы барлык норматив-хокукый документларны да тикшерәм. Мин аларның законлы нигездә дөрес итеп төзелгәнме-юкмы икәнен карап чыгам. Бу, әлбәттә, зур игътибар һәм юридик яктан грамоталы булуны  сорый торган эш. Законнар бик еш үзгәреп тора, яңалары барлыкка килә - өлгер генә. Шуны да әйтергә кирәк, подразделениеләрнең мәнфәгатьләрен законлы рәвештә яклау да минем төп бурычларымның берсе булып тора бит әле. Исклар белән эшлибез, үзебез дә гражданнарга исклар белдерәбез. Мисал өчен, нинди дә булса кешене эчке эшләр бүлегенә алып киләләр, ул аек булмаган хәлдә тота да берәр җиһазны җимерә. Әлеге кылган зыяны өчен ирекле рәвештә түләргә теләмәгән гражданинга таләпләр кую, әлбәттә, миңа йөкләнгән. Суд инстанцияләреннән тыш, дәүләт органнарыннан куелган таләпләрне дә үтәп, бүлек исеменнән бик еш чыгыш ясарга туры килә. Яшерен-батырын түгел, полиция хезмәткәрләренә карата халык төрле фикердә бит. Әллә нинди хәлләр була. «Полиция хезмәткәре миңа болай диде, тегеләй әйтте, сукты» дип шикаять белдерүчеләре дә юк түгел. ЮХИДИ хезмәткәрләре еш юлыга инде шундыйларга. Бу очракларда миңа бүлек хезмәткәрләре мәнфәгатен кайгыртып суд утырышларына еш йөрергә туры килә. Бу утырышлар шактый зур әзерлек таләп итә, моны да аңларга кирәк.

Мигрантлар аерым бер мәсьәлә, алар белән шактый эш алып барабыз. Административ хокук бозганнар суд карары нигезендә Россия Федерациясе чикләреннән куыла һәм без моның үтәлешен катгый контрольдә тотабыз. Бу уңайдан бер очрак искә төште. Бер мигрант үзенең гаиләсен Россиядә калдырып, әнисенең хәлен белергә дип туган ягына кайтып китә. Казахстаннан кире гаиләсенә әйләнеп кайтканда ул ике чик арасында «кысылып» кала. Шулай бер атналап утырырга мәҗбүр була ул. Сәбәбе - Россиядә булу вакытының срогы чыгуы. Ул үзе моны белми калган, чөнки системадагы программа автомат рәвештә яба. Бу очракта мигрантка бернинди дә хәбәр килми. Ярый әле ул хатыны аша судка мөрәҗәгать иткән, шуннан соң без, аның хәленә кереп, ярдәм күрсәттек. Алар безгә бик рәхмәтле булдылар. Юрист бит әле ул тәрбияче дә, психолог та. Кеше күңеленең иң тирән катламнарын, анда яшеренгән серләрне ачу да аңа йөкләтелә бит. Төрле сорау-үтенечләр белән минем янга полиция хезмәткәрләре бик еш керә. Булышырга тырышам. Эш вакытыбыз чикләнмәгән безнең. Җомга көнне рейдларда катнашам, җәмәгать тәртибен сакларга да чыгам. Коллективыбыз тату, бүлек җитәкчебез Олим Отакулов һәрберебез турында кайгыртып тора, гозерләребезне дә тыңлый, ярдәм дә итә. 

Эштән соң булган вакытны гаиләм белән үткәрергә тырышам. Спорт яратам, аеруча волейболга, өстәл теннисына, кышын чаңгыда йөрүгә өстенлек бирәм, җәмәгать эшләрендә актив катнашам. Әйтеп тә торасы юк, полиция хезмәткәрләренең хокук тәртибе сагындагы киеренке хезмәте башкалар күзенә артык бәрелми дә. Ә бит алар илебез гражданнарының закон белән якланган мәнфәгатьләре сагында уяу торалар. Иксез-чиксез, бәяләп бетергесез күләмдәге эш инде бу. 

Һөнәри бәйрәм уңаеннан барлык хезмәткәрләргә дә иң беренче чиратта сәламәтлек, рух ныклыгы, түземлелек телим, - дип бәйрәм котлау-ларын җиткерде Луиза Халикова. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса