Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Батырларны заман үзе тудыра

Махсус хәрби операция барышында илебез иминлеген батырларча яклаган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү дәвам итә.

Күптән түгел Иске Суркин Мәдәният йортында Батырлык ордены иясе Анатолий Ильдуковка истәлек тактасы ачылды. 

Анатолий узган елның ок-тябрендә мобилизацияләнә. Хәрби операция зонасында ярты ел дәвамында разведкада алгы сызыкта була. 2023 елның февралендә бик мөһим заданиене үтәгәндә ул батырларча һәлак була. 
Герой хөрмәтенә истә-лекле такта ачу тантанасына Анатолий Ильдуковның хезмәттәшләре дә килгән иде. Алар батыр командир турында якты истәлекләр генә сөйләделәр. Үз иленең, туган җиренең патриоты булган Иске Суркин егете авылдашлары күңелендә мәңге сакланыр.

Ә менә Анатолийның тормыш иптәше Ольга Иль-дукованың «Ватанны саклау-чылар» фондының Әлмәт бүлекчәсен җитәкли башлавы шулай ук зур патриотлык үрнәге. Ольга башка координаторлар белән беррәттән МХО зонасындагы ир-егетләрнең гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә.

Әйе, заман яңа батырларын, яңа геройларын тудыра. Алар үрнәгендә үсеп килүче яшь буын тәрбияләнә. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасына киткән якташларыбыз якланган, сакланган булсын өчен Әлмәт волонтерлары үзләренең эшчәнлеген икеләтә, өчләтә арттыра төштеләр. Авылларда хатын-кызлар оекбашлар, бияләйләр бәйләүгә, токмач кисүгә, коры ашлар әзерләүгә керештеләр. Солдатларыбызга бар да кирәк, бар да соралган. Әле социаль челтәрләрдә агач калакка кура җиләге, тукранбаш, әфлисун, бал кисәкләре беркетеп, аны изомальт белән каплап катырып «тәмле чәй» әзерләгәннәре турындагы хәбәрне укырга туры килде. Солдатларга бу калакны кайнар суга салып болгатырга гына кирәк - хуш исле, тәмле чәй әзер. Менә бу мисал  халыкның тырышлыгы, фидакарьлеге чиксез-чамасыз булуын тагын бер тапкыр дәлилли. Әлеге эшне безнең Әлмәт җирлегендә дә җәелдереп җибәрсәк, бик яхшы булыр иде, әлбәттә. Шулай да хәзерге вакытта солдатларыбыз өчен иң соралган әйберләр - маскировка челтәрләре, разведчиклар өчен кием-салым, носилка. 

Хәрби операция зонасындагылардан әлмәтлеләр һәрдаим рәхмәт ишетеп торалар. «Сез үргән маскировка челтәрләре безне дошман квадрокоптерлары эзәрлекләвеннән әллә күпме тапкыр коткарып калды. Әйе, азык-төлек өчен дә зур рәхмәт. Тик иң беренче чиратта тормышыбызны сак-лап калуда шушы маскировка чаралары бик нык ярдәм итә. Чиксез зур рәхмәт сезгә. Зинһар, мөмкин булса, тагын җибәрегез әле», - дип язалар якташларыбыз. 

Волонтерлар сменалап эшләргә дә риза, тик бүгенге көндә шул маскировка челтәрләрен үрергә материал сатып алуда финанс кыенлык-лары кичерәләр. Алар бу турыда инде газетабыз битләре аша да, социаль челтәрләр аша да берничә мәртәбә халыкка мөрәҗәгать иттеләр. Теләге булганнар волонтерларга акчалата ярдәм күрсәтә ала.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса