Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылыбыз халкы өчен гомере белән түләгән

30 октябрь - Репрессия корбаннарын искә алу көне. Мин һәр елны Хәтер мәйданына барам, чәчәкләр куям.

Чөнки 1930 елны әтиемнең абыйсы Шириязданов Шәймәрдәнне кулак дип алып китеп  атканнар. 

Ә ул армиядән кайткач, 1921 елдан авылда председатель булып эшләгән. Авылда кибет булмау сәбәпле, авыл халкы аңардан кибет булдыруны сораган. Ул 1924-1927 елларда кулланучылар җәмгыяте правлениесе әгъзасы булган. Ике энесе - Исхак һәм Әгъзам белән сөйләшеп кибет салырга булганнар. Атлар җигеп, су буйларыннан, Миңлебай тавыннан - каян табалар инде, арбага төяп таш ташыганнар. Шул ташлардан кечкенә здание салып, кибет ачканнар. Шәймәрдәне халык нәрсә сораса шул әйберләрне ташыган. Исхак барлап саткан, ә Әгъзам аңа ярдәм иткән һәм чисталыкны саклап торган. Авыл халкы аларга рәхмәтен әйткән. 

Шулай матур гына эшләре барганда, 1930 елның 13 мартында СССР Эчке эшләр министрлыгыннан килеп, бөтен әйберләрен төяп алып, үзләрен өчесен дә кулга алганнар. Шәймәрдәнгә кулак төркеме булдырган дип акт төзегәннәр. (ҖКның 58/11 маддәсе буенча 1737 санлы Дело, 27 май, 1930 ел). Һәм дә шуның буенча атып үтергәннәр. Исхак белән Әгъзамны яшьлек белән буйсынганнар дип чыгарганнар. 

Алар, авылга кайтырга читенсенеп, Исхак Бөгелмәгә (Мирза абыйсы янына) кайтып, эшкә урнашкан, ә Әгъ-замы Казанда калып, пороховой заводка эшкә кергән. Авыл халкы җыелыш җыеп (протокол язып, № 9, 20/I, 1930 ел), раскулачивать итмәгез, ул бит авыл халкына, бигрәк тә хәерчеләргә ярдәм итте, дип сораган. Юк, шуңа да карамастан, Казанга алып китеп атканнар. Хатыны, өч баласы ятим калган. Аларга әтиемнәр ярдәм иткән. Ә бит ул елларны күпме гаепсез кешене алып китеп юк иткәннәр. 

Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Бер елны һәйкәл янына барып, чәчәкләр куйгач, Әнисә Гәрәева янына килдем дә: «Мин дә үземнең әтиемнең абыйсы Шириязданов Шәймәрдән турында әзрәк сөйлим әле. Ул 1893 елда туган, 1930 елда атылган, ә 1989 елның 28 июлендә реабилитацияләнгән (закл. № 6627)», - дигән идем, ул: «У нас такой не значится», - диде. Сүз бирмәде миңа. Ә бит безнең аларны онытырга хакыбыз юк, алар бит нахакка рәнҗетелгән. 

Шәймәрдәннең энеләре-нең язмышы болайрак: Исхак Бөгелмәдә өйләнеп, ике кыз үстерәбез дигәндә сугыш башлана. Ул сугышта һәлак була. Әгъзам да пороховой заводтан сугышка китә. Сугышта башыннан азагына хәтле булып, исән-сау кайта һәм МБОга эшкә урнаша. Сугыш җәрәхәтләре аркасында озак эшли алмый - үлеп китә. Хатыны, ике кызы Казанда яшәп калалар. 

Әлмәттә реп-рессия корбаннары истәлегенә һәй-кәл урнаштырылуы һәм шунда ел саен 30 октябрьдә митинг оештырулары өчен без бик тә рәхмәтлебез. Онытылмасын иде нахакка рәнҗетелгән барлык репрессия корбаннары! 

Шәймәрдәннең энесенең кызы Җүәйрә Шириева-Фазылова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса