Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефть үткәрүчеләр киләчәккә билет бүләк итә

Үз киләчәгеңне белү мөмкинме?

Мәктәп укучысына һөнәрне сайлау буенча – бу һичшиксез мөмкин! Бу мөмкинлекне 8-9 нчы сыйныф укучыларына «Киләчәккә билет»,  дип аталган проект кысаларында Кама буе нефть үткәргечләре бүләк итте. Торба үткәргеч транспортының төп һөнәрләре һәм җиһазларның эшчәнлеге белән танышу, белгечләр белән аралашу – болар барысы да Лениногорскидан килгән 19 өлкән сыйныф укучыларының «Транснефть – Прикамье» АҖнең «Калейкино» нефть суырту станциясендә профориентацион экскурсиясе кысаларында тормышка ашырылды.

Экскурсиядән карьерага

Сынау лабораториясенең үтә төгәл эшләүче җиһазларын 9нчы сыйныф укучысы Айгөл Кәримова беренче тапкыр күрде. Әлеге лаборатория башлыгы Наталья Еремина экскурсантлар төркемен серомер, тыгызлык үлчәүче, дым үлчәүче һәм тулаем лабораториянең эш принциплары белән таныштырды. Аварияле душ белән йөк лифты да балаларның игътибарынна читтә калмады. Яңа җиһазларның эшчәнлеге нюанслары белән бәйле кызыксынулар: «Химик анализ лаборанты булу өчен нинди фәннәрне имтиханнарда тапшырырга кирәк?» – дигән сорау белән төгәлләнде. 

 «Химия фәнен БДИның берсе буларак сайладым. Әлеге өлкәдә туплаган белемнәрем ярдәмендә нефтьне сынау лабораториясендә сөйләгәннәрне яхшырак аңлый алдым. Хәзер мин төгәл инандым: химияне «югары билге» гә тапшырырга кирәк,» - дип тәэсирләре белән уртаклашты Айгөл.

Нефть катнашмасы ни өчен кирәк һәм ничек эшләнә? Балаларга компаундировка системасы һәм резервуар парк турында сөйләделәр. Алты катлы нефть саклагычы һәм гомуми озынлыгы экватор ярымнан артык булган «Транснефть»нең магистраль үткәргечләре – болар иң шаккатырганы һәм истә калганы булды. Магистраль насос станциясе белгечләре җитештерү процессының мөһим өлеше булган торба үткәргечләрне диагностикалау һәм чистарту кебек нечкәлекләрне искәртеп, насос агрегатларының һәм ярдәмче системаларның тәүлек әйләнәсе эшләвен тәэмин итү өчен эш принцибын май системасы мисалында аңлаттылар.

Станциянең яшь кунакларын кызыксындырган "кәрәзле элемтә манаралары" яшен сугудан саклаучы һәм прожектор мачталары булып чыкты. Ни өчен аларның төрле биеклектә булуын һәм саклау зонасын каплауны ничек тәэмин итүләре турында «Калейкино» НПС башлыгы урынбасары Тимур Сәгыйров сөйләде, ул бу көнне балаларның кызыклы экскурсия маршрутында сабыр гид ролен башкарды. 


«Мәктәп укучылары әти-әниләренең эше белән параллельләр үткәрделәр, һөнәрләрнең охшашлыгын билгеләп үттеләр, эш графигы үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Сүз уңаеннан, станция белән таныштыруга әзерлек барышында безнең күп кенә хезмәткәрләребез дә үз вакытында «Транснефть» объектларында шундый ук экскурсантлар булганлыгы ачыкланды – кемдер мәктәптән, кемдер институттан килгән. Җитештерү белән танышу алар өчен бүгенге эш урынын билгеләүче факторларның берсе булган», - дип әйтеп узды Тимур Илгизович. 

Икеләтә файда
Һөнәри юнәлеш бирү эше проектның төбәк операторы булган Татарстан Республикасының алдынгы һөнәри әзерлек үзәге (ЦООП) белән «Транснефть – Прикамье» АҖ арасында партнерлык турында килешү кысаларында алып барыла. Иртә һөнәри ориентация алу, һичшиксез, һөнәрне һәм уңышлы карьераны аңлы рәвештә сайлау кебек авыр мәсьәләне уңышлы хәл итүнең гарантиясе булып тора. Эш бирүче өчен бу, билгеле,  үз белгечлеген тапкан һәм яраткан һөнәрендә яңадан-яңа үсешләргә әзер булган кадрны алу мөмкинлеге. Ә бу очракта «Киләчәккә билет» проекты эш бирүче предприятие һәм уку йорты арасында бәйләүче буын булып тора.

Укыту-методик эше буенча ЦООП җитәкчесе урынбасары Марина Матвеева билгеләп үткәнчә, проект кысаларында хезмәттәшлек һөнәри үзбилгеләнүгә һәм яшүсмерләрнең киләчәк һөнәрне аңлы сайлавына ярдәм итә, предприятие киләчәктә квалификацияле кадрларга үз ихтыяҗын яба алачак.

 «Бүгенге яшүсмерләр һөнәри ориентлашуда кыенлыклар кичерәләр, аеруча техник юнәлешкә караган һөнәрләрне начар беләләр. Шуңа күрә әлеге экскурсия файдалы булды. Балалар хәтта моңарчы ишетмәгән һөнәрләр белән таныштылар, нефтьне транспортировкалау процессын күрделәр, һөнәр вәкилләре белән аралаштылар. Техник мәгълүмат белән кызыксынмаучылар, үз чиратында, гомуми белемнәрен арттырдылар. Химия белән мавыгучыларга яңа лаборатория бик ошады. Барлык сорауларга да Тимур Илгизович җентекле һәм аңлаешлы җаваплар бирде», - ди Лениногорск шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9А сыйныф җитәкчесе Регина Галимова. 

Нефть һәм нефть продуктларын транспортировкалау өлкәсендә булачак инженер Мавлин Кириллга магистраль нефть үткәргечләре инфраструктурасының масштабы һәм катлаулыгы нык тәэсир иткән. Ул моңарачы ук үз карьерасын, әтисе кебек, ягулык-энергетика комплексы белән бәйләргә теләгән булса, экскурсия вакытында дөрес профессиональ юнәлеш сайлавына кабат инанды. 

 «Мин торба үткәргечләрне эксплуатацияләүгә бәйле процесслар турында күп яңа мәгълүматлар белдем. Киләчәктә углеводородларны тотрыклы транспортировкалауны тәэмин итүче технологияләр белән эшләячәкмен дип уйладым, нәкъ менә шушы өлкәдә белгечлек алырга телим», - ди югары сыйныф укучысы. 

Һәрбер шушындый экскурсия – ул предприятиенең кадрлар ресурсына инвестиция. Киләчәк һөнәрне аңлы сайлау – үз профессиональ юлында үсеш алырга һәм максималь рәвештә тормышка ашырырга теләкне гарантияли. «Мин үз юлымны эзлим» һәм «Очраклы рәвештә килдем» – бу илнең стратегик мөһим тармагы турында түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса