Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

9 айда Татарстанда кулланучылар кәрзине 3,7 процентка кыйммәтләнде

Августта кулланучылар кәрзине 0,2 процентка кыйммәтләнде.

Татарстанда кулланучылар товарларының һәм хезмәт күрсәтүләрнең теркәлгән җыелмасының бәясе 2023 елның тугыз аенда 3,7 процентка арткан. Сентябрь ахырына ул 18299,37 сум торган. Бу хакта Татарстанстат әзерләгән Татарстанның социаль-икътисади хәле турындагы докладында әйтелә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу сумма сентябрь аенда гомумроссия күрсәткечләреннән (21073,87 сум) һәм Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк (18852,41) булган.

Идел буе федераль округы төбәкләре буенча җыелма бәясенә карасак, Татарстан бу күрсәткеч буенча бишенче урында тора. Сентябрьдә иң арзан кулланучылар кәрзине Мордовиядә (18083,72 сум), ә барыннан да кыйммәтрәге Пермь краенда (18852,41) сум булган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса