Чупай ташына һәйкәл кирәк
Үткәнен онытмаганның гына киләчәге бар. Әлмәт шәһәренең нигезендә Чупай ташы ятканын оныту ярамас.
ХХ гасырның 40 нчы елларында Әлмәт районы һәм аның тирә-ягында «кара алтын» табу, аны эшкәртү җайга салынгач, торак йортлар, производство корылмаларына ихтыяҗ арта.
Эзләнүләр нәтиҗәсендә Әлмәт торак пункты тирә-сендә төзелеш өчен материаллар (чимал) әзерләүнең йөздән артык урыны табыла. Шуларның алтмыштан артыгы сәнәгать ягыннан әһәмияткә ия була. Калганнары, юка ятма катламда булу сәбәпле, игътибардан читтә кала.
Карбонат токымнар (известняк) яралган урыннар Татарстан территориясендә күп түгел. Файдаланырга яраклы катлам нибары берничә метр, сирәк очракларда дистә, йөз квадрат метр тәшкил итә. Әлмәт төбәгендә бары икенче Кичүчат һәм Чупай җирлекләрендә бу күрсәткеч ике мең кубо-метрга җитә. Күрсәткечләр ул заман өчен шактый югары була.
Сугыштан соңгы авыр елларда Чупай авылы янында таш җитештерү карьеры эшли башлый. Биредә киселгән таш үзенең ныклыгы белән аерылып тора.
Күрәсең, әлеге кыйммәтле төзелеш материалын җирле халык инде күптән белгән. 1917 ел революциясенә кадәр зур булмаган ташчылар артеле бу таудан үзләренә кирәк кадәр таш кискән, аны эшкәртеп, амбар-келәтләр, сирәк кенә йортлар да тө-зегән. Кайберләре бүген дә исән. Авыл уртасында урнашкан, колхозлаштыру елларыннан соң озак вакыт «Идарә йорты», соңрак АТС һәм китапханә бинасы булып торган атаклы Әхмәт бай йорты да шундыйлардан.
Шуны да әйтергә кирәк: ул заман ташчылары җи-тештергән чималны чит төбәкләргә дә озатканнар. Чупай ташыннан Бөгелмә шәһәренең байлары йорт салдыруы, тирә-юньдәге мәчет-чиркәүләрнең әлеге таштан булуы сер түгел.
1950 елның маенда Чупай таш карьеры рәсми рәвештә ачыла. 1950-1953 елларда төзелеш материалы бары тик кул көче белән җитештерелә.
Балта, кувалда, чөй, таш шомарткыч эшчеләрнең тәүге кораллары була. Киселгән ташның авырлыгы 39 кг тәшкил итә. Бу ташлардан Әлмәт йортларының (халыкта - «финский дом») нигезе салына.
Ниһаять, 1953 елда Бакудан Чупайга таш кисә торган тәүге машиналар кайтартыла. 1954-1968 елларда биредә өч сменада ял көннәрсез 500-700 кеше хезмәт куя. Көненә 1200 кубометр таш җитештерелә. Бер таш җиде кирпечне алыштыра.
1957-1961 елларда Чупай карьерында эшләгән чупайлы Антон Алексеев әлеге елларны болай искә ала: «Баштагы елларда ташны буйга кисә идек, тора-бара аны аркылы да кисә башладык. Таләп бик зур иде. Әгәр 19x19x39 сантиметр-дагы стандарттан бер генә сантиметрга арттырсаң яисә киметсәң, 8 сәгатьлек эшең тулысы белән юкка чыкты дигән сүз. Без эш көне дәвамында 450 метрга кадәр озынлыкта таш кисә идек. Ике катлы әзер таш чыгып барганны да исәпләсәң, бу - 900 метр дигән сүз».
Шул рәвешле, Чупай карьеры нефть чыгару өчен мөһим насос, компрессор подстанцияләре, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бө-гелмә, Зәй, Баулы, Казан шәһәрләрендәге торак йортлар, Казанның «Спартак» фабрикасы, Нурлат шикәр заводы һ.б. бик күп төзелеш объектлары өчен кирәкле таш бирә. Карьер кысаларында известь җитештерү дә алга китә.
Чупай һәм күрше-тирә авыллардан гына түгел, бирегә чит төбәкләрдән бик күп яшьләр күчеп кайта. Төрле милләт вәкилләренең кайберләре әле бүген дә Чупайда яши.
Авылда Чупай ташыннан ике катлы, сигезәр фатирлы ике йорт салына. Бүген аларда 16 гаилә яши.
1968 елда, күрәсең, Түбән Мактама, Рус Акташы эшчеләр бистәләрендә кирпеч, Әлмәттә тимер-бетон эшләнмәләр заводлары төзелү нисбәтеннән, Чупай ташы сыйфатсыз һәм аны җитештерү артык чыгымлы дип табыла. Шулай итеп, карьер да ябыла. Бүген әлеге урында Карьер күле җәйрәп ята. Ташны кискән урында бәреп чыккан чишмәләр суыннан хасил булган күлдә кешеләр бүген рәхәтләнеп балык тота, су коена.
Әлмәт һәм тирә-як нефть җирлекләренең төзелеш нигезенә яткан Чупай ташы, һичшиксез, бер истәлек ташына лаек. 1950-1968 елларда Чупай тавыннан таш чыгарылуны без онытырга тиеш түгел.
Рамил Ханнанов
Чупай - Казан
Урман артын күзәтеп, борын астындагыны күрмибез
Әлмәтебезнең, шагыйрьләр сүзе белән әйткәндә, «шикәрдәй ак Чупай ташы»ннан төзелүен бүгенге буын белеп тә бетермидер, мөгаен.
Белгәннәренең дә артык исе китмәскә мөмкин. Нәрсәдән төзелгән, нинди таштан, нинди кирпечтән - барыбер кебек. Уйлап карасаң, барыбер түгел. Безнең күз күнеккән, ә читләр үзен-чәлекле Чупай ташына бик тиз игътибар итәләр.
«Алтын алмалар турында әкиятләр» арт-программасы кысаларында эшләүче Мәскәү галиме, антрополог һәм фольклор белгече Никита Петров Әлмәтнең нәкъ менә Чупай ташыннан төзелә башлавына әһәмият бирә.
- Санкт-Петербург шәһә-рендә яшәүчеләр шәһәрдә музейлар бар икәнен белә, яныннан үтеп йөри, әмма керми. Шуның кебек, монда да беренче йортларның Чупай ташыннан төзелгәнен белсәләр дә, артык әһәмият бирмиләр. Биологик теория буенча, нефть борынгы диңгез төбендәге органик матдәләрдән барлыкка килгән. Чупай ташы Әлмәтнең борынгы диңгез территориясе булуына дә-лил булып тора дип санала, - ди Никита Петров. - Чупай ташын шәһәрнең бер үзенчәлеге итеп күрсәткәндә, туристларны җәлеп итү өчен әлмәтлеләргә табыш бу.
Кызым, сиңа әйтәм, ди-гәндәй, туризм, шәһәрнең киләчәге турында уйлаучы яшьләр колагына начар түгел бу фикер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа