Шәхес культы корбаннарын искә алдылар
30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Россия тарихында фаҗигале чорлар аз түгел.
Тоталитар режим шартларында нахакка гаепләнеп, төрле кимсетелүләргә дучар ителеп, йорт-җирләрен, туган төбәкләрен калдырып, сөргеннәргә сөрелеп, шунда исәнлекләрен югалткан, әҗәлен тапкан кешеләрнең язмышы тарих битләрендә аерым урын алып тора. 1921-1953 еллардагы реп-рессияләр вакытында СССРда барлыгы берничә дистә миллионнан артык кеше зыян күргән дип саныйлар. Сталин режимы Татарстанны да читләтеп үтмәгән. Хәтер китабында язылганча, ТАССРда 54727 кеше сәяси репрессиягә эләккән. Шуларның 4444 е - хатын-кызлар. 13938 татарстанлы тоткынлыкта үлгән, 5922 кешене атып үтергәннәр. Кулга алынганнарның күп-челеге дистәләгән елларын зинданнарда үткәрергә мәҗбүр булган. Магаданның, Колыманың салкын подвалларында, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл ир һәм кызларының гомерләре киселә. Моннан тыш әле «халык дошманы» тамгасы алганнарның туганнары, балалары да түбәнсетүләргә, төрле кыерсытуларга дучар ителә.
Бүген инде сәясәт башка, сәяси корбаннар да акланган, ләкин илебез тарихындагы бу кара тапны сүзләр белән генә юып бетерерлек түгел шул.
Әлмәттә сәяси репрессия корбаннарын искә алу чарасы, елдагыча, Хәтер мәйданында узды. Анда шул чор шаһитлары булганнар, аларның туганнары, якыннары, район башкарма комитеты җитәкчелеге, ветераннар советы, социаль яклау идарәсе вәкилләре, укучылар катнашты. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненең илебез тарихының фаҗига белән сугарылган битләрен хәтерләү булуын билгеләп үтте.
Шәһәрдә сәяси репрессия корбаннары советы 1996 елда оештырылган. Аның җитәкчесе Әнисә Гыйльметдин кызы Гәрәева бүгенге көндә Әлмәт җирлегендә 67 репрессия корбаны гомер кичерүен, 40 кешенең яше инде сиксәннән артып киткән булуын хәбәр итте.
- Яшебезгә караганда, без барыбыз да сугыш чоры балалары. Ләкин моны әле бездә танырга теләмиләр. Ә менә Башкортстанда безнең кебекләрне сугыш чоры балалары дип таныйлар һәм инде өч ел рәттән 1200 сум күләмендә акча түләп киләләр. Әлеге мөмкинлекне ничек тә булса бездә дә булдыра алсак иде, - диде ул.
Газетабызга биргән аерым интервьюсында Әнисә ханым үзе турында сөйләде һәм оешманың бүген нинди проблемалар белән яшәвен дә әйтеп узды.
- Әти-әниләрем репрессия корбаннары. Башкортстан якларыннан, гомерләре буе гади авыл тормышы белән яшәгәннәр. Ат асраганнар, тавык тотканнар. Корбан булуларының сәбәбен үзләре дә төгәл әйтә алмыйлар. Яз җитсә, бездә Мәскәүдән рус кешеләре торып китә торган булганнар. Сап-сары битле, туберкулез белән чирләүчеләр бездә кымыз эчеп, тавык ашап тернәкләнгәннәр. Көзге чорда инде бездән сихәтләнеп китә торган булганнар. Сөрелүебезнең сәбәбе шул булырга тиеш, дигән иде әнием. Әле әти белән әнине аерганнар, әтине Белорецкига, ә әнине дүрт баласы белән Красный Ключка сөргәннәр. Соңыннан, бик үтенеп сорагач, аларны бергә кушканнар кушуын. Мин үзем 1937 елда поселениедә дөньяга килгәнмен, сугыш чоры баласы. Әтием вафат булганда миңа ун яшь тә юк иде әле. Зур абыебыз безне Октябрьскийга алып китте. Ул чорда нефть чыганакларын ача башлаганнар иде инде. Анда мәктәпне, соңыннан нефть техникумын тәмамладым, ә 1956 елны Әлмәткә килдем. Шуны әйтмичә булдыра алмыйм, без гаиләдә тугыз бала идек, бүген инде мин берүзем генә исән. Яшем зур булса да, бирешергә исәбем юк. Менә җәмәгать эшләре белән янып-көеп йөрим. «Хәер сорашырга» күп туры килә инде. Сәяси репрессия корбаннары советы әгъзалары өчен дип әле бер җитәкчегә, әле икенчесенә мөрәҗәгать итәм. Тырышып-тырмашып йөри торгач, 2014 елны хәзер инде мәрхүм Василий Самойловның тырышлыгы белән һәйкәл куйдырткан идек. 2019 елда башкарма комитет соңгы тапкыр Хәтер көненә һәм юбилярларыбызга биш йөзәр сум акча бүлеп биргән иде. Бик күңелле мизгелләр булган иде, җаным рәхәтләнеп ял итте шул вакытта. Хәзер инде акчалата ярдәм күрсәтүче юк. Соңгы ике елда Искә алу көнендә Владимир Иванович Яшанин рәислегендәге ветераннар советы чәй өстәле әзерли һәм азык-төлек җы-елмасы бүлеп бирә, социаль яклау идарәсе дә булыша, рәхмәт аларга. Барлык өлкәннәргә дә исәнлек-саулык теләп каласым килә. Озак яшәргә, матур яшәргә язсын барыбызга да, - дигән теләкләрен юллады Әнисә ханым. Ул бик оптимистик рухтагы кеше, яше зур булса да, игелекле хезмәтен алып баруын дәвам итә. Тик шомлы еллар шаһитларының саны елдан-ел кими бара шул. Исән чакта җитәкчеләрнең ярдәмен тоеп кала алсыннар иде дә бит алар...
Һәлак булганнар быел да бер минутлык тынлык белән искә алынды. Репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл кабат кызыл канәферләргә күмелде.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа