Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бездән - тәкъдим

Китап укырга яратасызмы?

«Казан утлары» сериясеннән татар телендә басылып чыккан «кесә» китаплары бер урында - безнең редакциядә тупланган.

Игътибарыгызга шуны да җиткерәбез, каталог даими рәвештә яңартылып тора. Кечкенә форматтагы әлеге китапларны «Знамя труда» газетасы редакциясендә сатып ала аласыз.

Балалар өчен журналлар, буягычлар

Редакциядә өлкәннәр өчен китап-лар гына түгел, кечкенә яшьтәге әлмәтлеләрнең дә күңеленә хуш килерлек басмалар бар.
Кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Күңелле әлифба» («Веселая азбука») китабы һәм татар телендә «Башваткычлар» җыентыгы тәкъдим итәбез. Ә рәсем ясарга яратучы иң кечкенәләр өчен яраткан җәнлекләр сурәтләре төшерелгән, табышмаклары һәм ябыштыргычлары булган раскраска-буягычлар бар.

«Татмедиа» АҖ  газета-журналлары

Белгәнегезчә, редакциябездә сез «Знамя труда» һәм «Әлмәт таңнары» газеталарының үзегезгә кирәкле теләсә кайсы санын сатып ала аласыз.
Шуны да искәртеп үтәсе килә, бездә шулай ук «Татмедиа» АҖнең башка басмаларын - «Казан утлары», «Сөембикә», «Чаян», «Йолдызлы сканворд» журналларын, «Шәһри Казан. Язмыш» газетасын да сатып алырга була.

Редакциябез киштәсендәге барлык бу басмалар кулай бәядән тәкъдим ителә.

Адресыбыз: Пушкин урамы, 64 нче йорт. 
Белешмәләр өчен телефон: 
8(8553) 44-05-88.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса