Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Анголага кадәр барып төзедек»

Кузьма Егорович Кузнецовның Әлмәт төзүчеләре арасында үзенең лаеклы урыны бар.

Гомер-гомергә төзүче иң кирәкле, иң соралган һөнәр ияләренең берсе булып кала. Торак йортмы, социаль-мәдәни, производство объектларымы - барысына да төзүчеләр нигез сала. Шәһәр көне уңаеннан Әлмәткә нигез салган беренче төзүчеләрне барлыйбыз. Калабызны төзегән кешеләр онытылырга тиеш түгел.

Еллар дәвамында 8 нче трестның легендар 42 нче төзү-монтаж идарәсендә хезмәт куйган байтак шәхесләр белән очрашып, сөйләшеп утырырга туры килгәләде. Ә менә Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Кузьма Егорович Кузнецов белән күрешергә туры килмәде. Ниһаять, әлеге аксакал белән сөйләшеп алу мөмкинлеге туды. Сүзне баштарак русча алып бардык. Кузьма Егоровичның керәшен татары булуын белгәннән соң, ир-кенләп татарча гәп кордык.

Кузьма Кузнецов тумышы белән Әлмәт районы Калиновка поселогыннан булып чыкты.
- Кызганыч, ләкин бүген әлеге поселок юк инде. Үзегез беләсез, авылда үскәннәр гел шәһәргә китәргә омтылганнар бит. Мин дә мәктәптә укыганнан соң Әлмәтнең 31 нче һөнәри-техник училищесына укырга кердем, аннан соң юллама белән СМУ-42 оешмасына эшкә килдем. Закир Юнысов бригадасында эшли башладым, аннан соң Рәшит Саттаров бригадасында звеньевой булдым. Без эшләгән чорларда йортлар, социаль объектлар төзелеше киң колач белән алып барылды. Тормыш иптәшем белән дә шул эш урынында таныштык. Ул да төзүче. Гел бергә булдык. Безнең куллар белән Әлмәттә утызлап торак йорт күтәрелде дисәм, ялгышмамдыр. Әле Әлмәттән Чаллыга барып та төзелеш эшләрендә катнашып йөрдек. Сиксәненче елларда мине Африканың көньяк-көнбатышында урнашкан Ангола дәү-ләтенә инструктор итеп командировкага җибәрделәр. Анда нефть базасы тирәли койма төзүдә булышлык күрсәттем. Ангола төзүчеләре - гади халык, һөнәри белемнәре юк, төзелеш эшенең бар нечкәлекләрен белеп бетермиләр. Мин инде инструктор буларак аларны эшләргә өйрәттем. Бер елдан артык анда булганнан соң Әлмәткә кайттым. Гаиләм, ике балам булмаса, әле озаккарак та калдырырлар иде. Әлеге командировкам хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Миңа атказанган төзүче исеме бирделәр. Минтимер Шәрип улы Шәймиев исеменнән тапшырдылар аны, - диде горурлык белән Кузьма Егорович.

Аның сүзен тормыш иптәше Любовь Сергеевна да күтәреп алды.
- Хезмәт Даны ордены кавалеры да әле ул. Шундый тыйнак кеше инде, нишлисең. Бүләкләрне лаеклы бирделәр, бар гомеребез шул төзелештә үтте бит. Мин үзем тумышым белән Самара өлкәсеннән. Әл-мәткә килеп 31 нче һөнәри училищены тәмамладым һәм СМУ-42 гә эшкә урнаштым. Кузьма кебек үк Закир Юнысов бригадасында эшләдем. Эчке эшләр идарәсе бинасы, мәчет, «Нефтьче» Мәдәният сарае, стадион, шәһәрдәге тугыз катлы йортлар, тулай тораклар - без эшләгән объектларның исәбе-хисабы юк инде. Әле бит балаларны да карарга кирәк. Шуңа да карамастан социалистик ярышларда да актив катнашып, җиңү яулап тордык. Грамоталарның, бүләкләрнең күплеген әйтеп бетерә торган түгел. Хөкүмәт торак белән ярдәм итте ул чорда, шунысына бик рәхмәтле инде без. 1971 елда Кузьма белән гаилә корганнан соң ике ай да үтмәде, Некрасов урамындагы барактан торак бирделәр, аннан К. Маркс урамындагы йорттан ике бүлмәлесен алдык. Хәзер инде менә Шевченко урамында өч бүлмәле фатирда гомер кичерәбез. Элек бит эшләгән кешегә хөрмәт иде, торагын да бүлеп бирәләр иде. Ә кеше өчен иң мөһиме шул бит, - дип өстәде Любовь Сергеевна.

Өлкәннәрнең ике-сенең дә яшьләре җитмештән узса да, сынатырга уйламыйлар. 

- Хатыным уңган-булган инде. Тәмле итеп ашарга пешерә белә, минем итле әй-берләр яратканны белә ул. Элегрәк әле Кама буенда балык тотарга да йөри идем, бераз чирләп алдым да, туктатырга туры килде. Очрашуларга да чакырып кына торалар. Менә тагын чакырдылар әле. Үзебез төзегән шәһәрнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә хезмәттәшләребезгә исәнлек-саулык, бәхет теләп калам. Яшь буынга, яшь төзүчеләргә өлкән буын кешеләре турында онытмаска кирәклеген дә искәртер идем. 

Нефтьчеләрне күп, хәтта артыгы белән хөрмәтлиләр, ә төзүчеләр ничектер арткы планда кала. Әлмәт безнең куллар белән төзелде бит, күпме тырышлык куелды ак каланы күтәрүдә, нефтьчеләрдән бер дә ким түгел.

Өлкәннәр көнендә дә менә ике ел инде искә алмыйлар. Олы яшьтәгеләргә бер җылы рәхмәт сүзе дә җитә бит югыйсә, - дип тә әйтеп алды төзүче-аксакал сүз барышында. 

- Нәрсә генә ди-мәсеннәр, төзүче һөнәре җир йөзендә мәңге яшәячәк. Ил, төбәк, шәһәр-авыл-ларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе аның хезмәт нәтиҗәсе бе-лән билгеләнә. Тө-зүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын тагын да уңайлы итә, - дип җөпләп куйды әңгәмәне Кузьма Кузнецов. 
Ничек кенә хак әйтә бит аксакал. Аның бе-лән килешми мөмкин түгел. 

Әлмәткә нигез салган төзүчеләр байтак. Шулар арасында Лаврентий Гоголашвили, Шаген Донгарян, Марат Хөснетдинов, Александр Кононов, Владимир Зиновьев кебек шәхесләр бар. Аларның хезмәт юлы күпләргә үрнәк. Кызганыч, тик бу данлык-лы төзүчеләр турында бүгенге яшь буын вәкилләре аз белә яки белми. Онытмаска иде.

 

Резеда Исмәгыйлева 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса