Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт тарихын фотосурәтләрдә саклый

Бүгенге көн - иртәгә тарих. Шәһит Лотфулла улы Таипов тарихны фотосурәтләр белән яза. Тарихны кешеләр тудыра, кешеләр булдыра, алар яза. Ничек язулары һәркемнең үз намусында

Ул тарихчы да, галим дә түгел. Тик аңардагы булган тырышлык, кызыксынучанлык, вакытны төгәл бүлә белү, алынган эшне җиренә җиткереп, вакытында башкару, үткәнне генә түгел, ә бүгенгенең һәр мизгелен тоеп калырга омтылу теләге бик көчле. 

Шаһит Таипов

Бу бүген генә шулай түгел. Нәселдән, тәрбиядән килгән һәм эш барышында чарланган, шомарган холык. Югыйсә техник белемгә ия инженер кешенең әдәбият-сәнгать, тарих, гомумән, гуманитар өлкә белән кызыксынуы артык гадәти күренеш түгел. 

Шәһит Лотфулла улының хезмәт юлы «Башзападнефтеразведка» трестының Бәләбәй конторасында буровой эшчесе булып башлана. «Ишембайнефть» укыту комбинатында укый. 1960 елда, Уфа дәүләт нефть институтын тәмамлагач, Әлмәткә килә. 

 

- Институтны тәмамлаганнан соң мине юллама белән «Татнефть» оешмасына җибәрделәр. Ә алар «Әлмәтнефть» идарәсенә. Анда А.Д. Обносов дигән җитәкче иде. Ул вакытта бит яшь белгечләргә карата игътибар бик зур. Мине дә зурлап, бик кирәкле кешегә санап, озак итеп сөйләшеп каршы алды. Алга куелган максатларны аңлатты. Шуннан соң мине 2 нче промыселга җибәрде. Анда җитәкче булып сугышта катнашкан Рябов Геннадий Иванович эшли иде. НГДУ җитәкчесе үрнәгендә ул да бик җылы каршы алды. Югыйсә бит инде 23 яшьлек егет, ә алар дөнья күргән, тормышның бөтен авырлыгын татыган кешеләр - җитәкчеләр иде, - дип искә ала ул вакытларны Шәһит абый.

Әлмәтнең генә түгел, Татарстан нефть-челәренең күренекле вәкиле булган Шәһит Лотфулла улы кырык елга сузылган эшчәнлеге дәверендә «Әлмәтнефть» идарә-сендә нефть чыгару операторыннан башлап 2 нче нефть промыселы мастеры, өлкән инженер, промысел башлыгы, район инженер-диспетчерлык хезмәте башлыгы, 1977 елдан «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе башлыгының капиталь төзелеш буенча урынбасары, «Татнефть» ААҖ капиталь төзелеш идарәсендә җитештерү тармагы башлыгы (1988-1998) баскычларын үтә. 

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип нәкъ менә Шәһит абый кебекләргә әйтәләрдер. Ул гомере буе спорттан аерылмый. Чаңгы, йөзү, кышкы йөзү, альпинизм - барысы да аның яратып шөгыльләнә торган спорт төрләре. 
1971-2017 елларда Европа һәм Азиянең катлаулылыгы буенча I категориядән башлап IV Б категориясенә кадәр булган кыяларын, 20 дән артык биеклекне (пик) яулаучы: Казбек - 5033 м, Эльбрус - 5642 м, Монблан - 4810 м. 70 яшендә Европаның иң биек түбәсенә «Татнефть» флагын кадый.

1978 елдан Әлмәттә кыш көне су коену (моржлар) хәрәкәтен оештыручыларның берсе. Әлмәт сулык-ларында, Тын океанда (1996), Кытайда (Сунгари елгасы, 1996), Финляндиядә (Оулуяри күле, 2003), Россия елгаларында, Кытайда (Далянь, Сары диңгез, 2013) һ. б. бозлы суларда йөзеп, Әлмәт данын яклый. Дистанцияләре - 25 м, 50 м, 200 м, 3 км, эстафета - 50 км.

2002 елда кышкы суда йөзү буенча III дөнья чемпионатында (Финляндия) үз яшендәге төркемдә җиңүче була. 2017 елны, 80 яшендә тагын «Эльбрусиада 2017» экспедициясендә катнаша.

Үз эшен белеп, яратып башкаруы, янә-шәдәгеләргә карата игътибары, өлкәннәргә хөрмәте башкаларның күз уңыннан читтә калмый. Китапка, әдәбиятка, матурлыкка тартылу әнисе Хәсәнәдән килә аңа. Кеше белән уртак тел таба белү, дипломатик аралашу сәләте дә әнисе «бүләге». 

Әнисенең әдәбиятка мәхәббәте алар гаиләсен Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликовлар белән бәйли. Тора-бара алар бик якын дусларга әйләнәләр. Гаилә бәйрәмнәрендә, мәҗлесләрдә бергә утырырга да туры килә. 

- Ул вакытларда мин ничектер эш-производство күренешләрен фотога төшермәгәнмен. Күбрәк тормыш-көнкүрешне, туганнарны төшергәнмен. Югыйсә Саҗидә апаның әни белән утырганнарын, Әдип абый белән ашларга кергән вакытларын, күрше генә яшәгән Хәйрулла Мөхәммәтшиннарны (Фәрит Мөхәммәтшинның әтисе) фотосурәткә төшерергә була иде. Уйланылмаган, - ди Шәһит абый. - Ә менә фотоаппарат белән беренче тапкыр мәктәптә укыганда, бишенче класста таныштым. Мәктәпкә безне төшерергә фотограф килгән иде. Шул вакытта бик кызыгып калдым. Минем дә шулай фотога төшерәсем килде. Тик ул вакытта фотоаппарат алу мөмкинлегебез юк иде. Студент булгач үземә «Смена» фотоаппараты алдым. Ул әле дә төзек, узган яшьлекнең бер истәлеге булып саклана.

Киңкырлы талант иясе Шәһит Лотфулла улы Таипов - «Әлмәт энциклопедиясе»нә нигез салучыларның берсе. Алты ел буе әлеге белешмәлекне туплау өстендә эшли. Шәһәрнең фотоархивын булдыра. Аларны монтажлап видеоро- ликлар эшли.

Үзенең 70 еллыгын билгеләп үтүче нефтьчеләр башкаласының 60 ел аралыгы ул төшергән, ул барлап туплаган фотосурәтләрдә чагылыш тапкан. Ул үзе аяклы тарих булса, аның фотосурәтләре тарихны киләчәк буынга илтүче олы бер байлык булып торалар.

Белешмә
Шәһит Лотфулла улы Таипов 1937 елның 16 гыйнварында Башкортстанның Туймазы районы Юкәле (Юкәле Чишмә) авылында указлы мулла гаиләсендә туган. Үз авылында башлангыч белем, күрше Югары Бишенде авылында урта белем ала. «Тау инженеры» белгечлеге буенча Уфа дәүләт нефть институтын тәмамлаган (1960).

СССР Нефть сәнәгате министрлыгының (1982) һәм «Татнефть» җәмгыятенең (1997) шәрәфле нефтьчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. Әлмәттә туризмны һәм альпинизмны үстерү буенча күп хезмәт куйган спортчы, кышкы суда йөзү буенча дөнья чемпионатында катнашучы (2002). Сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалаучы. Туган якны өйрәнүче. Һәвәскәр фотограф.

 


Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса