Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт юбилее уңаеннан җәмәгать транспортында бушлай йөрергә мөмкин

Шулай ук шәһәр халкын кафеларда, рестораннарда, мәдәни учреждениеләрдә һәм кибетләрдә ташламалар рәвешендә бонуслар көтә.

3 ноябрьдә, Әлмәтнең 70 еллыгын бәйрәм итү көнендә, җәмәгать транспортында бушлай йөрү оештырыла. Мондый йөкләмәне Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов бирде. Яңалыкны җитәкче  үзенең телеграм каналында туры эфирда хәбәр итте.

Бушлай сәяхәтләрдән тыш, шәһәрдә бүген бушлай:

Тынычлык урамы, 1 адресы буенча туган якны өйрәнү музеенда район иҗат коллективларының экскурсияләре, мастер-класслары һәм концертлары;

Ленин урамы, 98 йорт адресы буенча картиналар галереясендә экскурсияләр һәм мастер-класслар;

Тукай урамы, 58 адресы буенча урнашкан Үзәк балалар китапханәсендә мастер-класслар, экскурсияләр һәм кино күрсәтүләр;

«Сфера»да Төзүчеләр проспекты, 30/2б адресы буенча фильмнар карау;

Габдрахмандагы спорт-сәламәтләндерү комплексында 10:00-19:00 сәгатьләрдә бассейнга бару;

Н. Мактамада  "Девон" мәктәбе тренажер залына бару;

ат спорты мәктәбендә манежда ат йөртү;

өстәл теннисы буенча спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча  күнегүләр эшләү бушка.

Моннан тыш, кайбер гомуми туклану, күңел ачу оешмаларында һәм кибетләрдә кунакларны ташламалар көтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса