Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Горький» мәдәният сарае төзелеш эшләре 75% ка тәмамланган

Әлмәт районы башлыгы «Горький» мәдәният сарае төзелешен карады.

Тимур Нагуманов "Горький" мәдәният йортында эшләрнең ничек алып барылуын үзе карады. Бу урын яшьләр өчен күптән көтелгән урын булачак.

"Объект бик кызыклы, эчтәлекле булырга вәгъдә итә. Кечкенә мәйданга карамастан, без һәр квадрат метрны максималь нәтиҗәлелек белән кулланырга тырышабы", - дип ассызыклады район башлыгы Тимур Нагуманов.

Тиздән объект яңа «Фабрика» яшьләр үзәгенә әвереләчәк. Бу урын теләсә кайсы яшьтәге шәһәр халкының ялын үткәрү өчен күп функцияле заманча киңлек булачак.

Анда бик күп кызыклы нәрсәләр булачак: тавыш яздыру студиясе, хореография залы, фотостудия ,лекторий, коворкинг, кечкенә кафе барлыкка киләчәк. Бинаның үзәге black box - зур зал, анда концертлар, театр тамашалары, дискотекалар һәм фильмнар карау үткәрелергә мөмкин.

Бу яшьләр файдалы вакыт үткәрә һәм кызыклы чаралар, күңел ачулар белән ләззәтләнә алырлык урын булачак.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса