Хөрмәт нигезе -фидакарь хезмәт
Кешене барыннан да элек хезмәтенә карап бәялиләр, хөрмәтлиләр. Һәм нәкъ менә тырыш, хезмәт сөючән кешеләр генә тормышта лаеклы урынын таба.
Шундыйларның берсе - Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендә гомер кичерүче Шәйхулла Гыйниятулла улы Хәбибуллин.
«Нефтяник» совхозының иң данлыклы хезмәтчән-нәреннән берсе - хезмәт ветераны, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Шәй-хулла Хәбибуллинга агымдагы елның 28 октябрендә 75 яшь тула. Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан егет 1969 елда ул вакытта әле Мактама авылында колхозга шофер булып эшкә урнаша һәм шуннан бирле аның бөтен хезмәт юлы биредә үтә. Һәр яклап актив, үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен яхшы бел-гән, һәрвакыт башкаларга ярдәмгә килергә әзер булган кешеләр зур хөрмәткә лаек булалар.
Инде күптән лаеклы ялда булуына карамастан, Шәйхулла абый бүген бистәдә иң хөрмәтле кешеләрнең берсе.
Илебез кала-салалары буйлап ул үткән чакрымнарны, ул ташыган йөкләрне бергә кушу мөмкин булса, гаять зур сан килеп чыгар иде.
Атнасына бер тапкыр Киндери, Уфа, Оренбург юлларын таптау - Агроснаб базаларына барып кайту аның өчен гадәти эш була. Килгән көнне үк җиһазларны төяргә өлгерсә, ул бервакытта да кунарга калмый - ашкынып, кире кайту ягын карый. Югары Мактамадагы бройлер фабрикасын реконструкцияләү елларында ул 20 тонна йөк белән Кавказның таулы-бормалы юллары буйлап «Пятигорсксельмаш»ка гына да биш тапкыр барып кайта.
Совхоз бүлекчәләрендә эшләп, ул подразделение проблемаларына бел-гечләрдән дә алдарак, мөдирләрдән дә яхшырак төшенә торган иде. Аның үгет-нәсыйхәте буенча, бер кыш дәвамында ике бүлекчәнең ындыр табакларында барлык ашлык чистарту машиналарын алыштырдылар. Бөртеклеләрне урып-җыю барышында исә ул кайдадыр югары җитештерүчән - сәгатенә 100 тонна йөк төйи торган, үзйөрешле, чүмечле ЗПС-100 ашлык төягечен күреп ала. Кызу урак өстендә аны эзләп табарга һәм ике йөк төягеч алып кайтырга туры килгәне әле бүгенгедәй хәтеремдә.
Аның К-700 тракторының үзбушаткычлы таккычына тоташтыргыч җайланма өстәргә һәм аны КамАЗ тягачына тагарга дигән идеясенә дә баштарак шикләнеп карадык. Ә ул шуның белән рәхәтләнеп комбайннардан ашлык һәм совхоз кырларына фермалардан ашлама ташыды. Бервакыт шулай бортлы дүрт КамАЗ автомашинасының инде сигез ай буена учетка куелмыйча эшләгәнлеге ачык-ланды, шул сәбәпле аларны үзбушаткычларга алыштыра алмадык. Бер сөйләшүдә әлеге дә баягы Шәйхулла абый проблеманы күтәреп чыкты. «Машиналар инде заводтан чыккан кебек яңа түгел. Син бит күп йөрисең, дусларың да күп. Хәл итеп кара әле», - диде ул миңа. Ул вакытта әле кәрәзле телефоннар юк, бер айлап вакыт уздымы икән, Ходайның рәхмәте белән, Авыл хуҗалыгы ми-нистрлыгының транспорт бүлегеннән курсташым Ф. Кәримов совхоз белән элемтәгә чыкты. Баксаң, аларга заводта кран җиһазларын урнаштыру өчен ашыгыч рәвештә бортлы машиналар кирәк икән. Менә шулай итеп машиналарны алыштырдык та куйдык. Җитмәсә әле безнең яктан өстәмә түләү дә таләп итмәделәр. Бу да Шәйхулла абыйның казанышы дип саныйм.
Ике белгеч эшчәнлеге аркасында автотранспорт цехында хәл катлаулангач, өстәвенә яңа бортлы КамАЗ автомашинасы белән ЧП да килеп чыккач, шоферлар исеменнән директорга 180 берәмлек техникасы булган автотранспорт цехын җитәкләүне миңа йөкләү тәкъдиме белән дә Шәйхулла абый мөрәҗәгать итте. Үзбушаткыч шоферларының тәҗрибәсе, осталыгы һәм тырышлыгы бәрабәренә (аларның исемнәрен булса да телгә алып үтми булдыра алмыйм: Әнвәр абый, Шәүкәт, Данил, Илшат, Айдар) беренче елны ук Әлмәтнең 1 нче технологик транспорт идарәсеннән килгән «Татра» үзбушаткычлары хезмәт-ләреннән баш тарттык. Ындыр табакларында ММЗ-555 үзбушаткычларында Мәҗит абый, Ирек абый, Нәҗип абый, Рәүф һәм Әкътәсләрнең хезмәте бә-яләп бетергесез саллы булды.
Үземнең хезмәт эшчәнлегем дәверендә шушындый зур шоферлар коллективының шушы кадәр дә дус-тату һәм бердәм була алганын һич хәтерләмим. Турыдан-туры алар белән тугыз ел эшләү чоры тугыз ай кебек үтте дә китте. Һәм зур йөк машиналары шоферлары бригадасының алгы сафында һәрвакытта да Шәйхулла абый торды.
Шулай бервакыт директор кабинетыннан чыккач, беренче кат коридорында совхозның баш экономисты Энҗе Исмәгыйлевна белән сөйләшеп тордык. Кулындагы күпсанлы отчет таблицаларын актара-актара, ул: «Күрсәткечләрне тапшырдым әле менә. Бу юлы да, инде өченче тапкыр безнең шофер Шәйхулла Хәбибуллин йөк ташу күләме буенча Миннефтепром ху-җалыклары арасында иң яхшысы булып чыкты», - диде. Менә нинди иде Шәйхулла абый!
Юбилярның тормышта зур уңышларга ирешүендә, мөгаен, барлык шушы еллар дәвамында аның янә-шәсендә булган, шундый ук хезмәт сөючән, кайгыртучан хәләл җефете - Сирина апа да зур роль уйнагандыр. Күзенә операция ясатуына карамастан, ул йорт эшләрен җиренә җиткереп башкара, бүгенге көнгә кадәр сыерын да сава, зур бакчасын да, теплицасын да тәртиптә тота, мәктәптән кайткан оныкларына күз-колак булып тора.
Бакча артларында гына төзелгән йортта уллары Фәнис гаиләсе белән яши, Шәйхулла абыйлар белән янәшәдә генә уллары Рамис бик матур итеп йорт җиткергән. Ул да, әтисе кебек үк, нефтьчеләрдә махсус техника йөртүче булып эшли.
Төбәгебезнең иң эре авыл хуҗалыгы предприятиесендә дистәләгән еллар дәвамында иңгә-иң эшләгән хезмәттәшләре исеменнән Шәйхулла Гыйниятулла улы Хәбибуллинны олуг юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа ныклы исәнлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле озын гомер телибез.
Аллаһы Тәгалә Хәбибуллиннар гаиләсен ачы тормыш сынауларыннан сакласын һәм якласын иде.
Равил Заһретдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа