Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ерак араларны якынайтучы

Шәһәрдә дә почтальоннарга кытлык булган заманда әлеге авыллар уңган хезмәткәргә сөенеп яшиләр

Интернет, заманча технологияләр чорында яшәсәк тә, поч-та элемтәсе системасы әле дә халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә әһәмиятле урын алып тора. 

Почта хезмәткәрләре газета-журналлар, телеграммалар, пенсия тарату белән шөгыльләнсә, бүген инде аларның хезмәт күрсәтү төрләре арта бара. Шуңа да карамастан, әлеге һөнәр ияләренең хезмәт хакы чагыштырмача түбән икәнен дә исәпкә алганда, почтальон булып бары тик үз эшенә чын күңелдән бирелгән фидакарьләр генә эшләгәненә тагын бер кат инанасың. Бүгенге язмабыз шундыйларның берсе - Түбән Абдул почта бүлегендә инде 23 ел хезмәт куючы Роза Габдрәхим кызы Юнысова турында. Почта хезмәткәре Түбән Абдул һәм Кызыл Көч авылларына газета-журналлар, хат-телеграммалар, пенсияләр өләшеп кенә калмый, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә кабул итә. Аны һәр йортта көтеп алалар. Җитез, булдыклы, игелекле ханым үз вазифаларын сыйфатлы башкару өстенә авылдашлары белән аралашу өчен дә вакыт таба. 

Роза үзе Елховой авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, хуҗалыкта бер ел сыер да сауган әле. Аннары  Әлмәтнең уку комбинатында кибетче һөнәрен үзләштергән.

- Кибетче дә, социаль хез-мәткәр дә булып эшләдем. Әлеге һөнәрләрне дә бик яратып, җиренә җиткереп башкардым. Түбән Абдулга килен булып төшеп, утыз еллап каенана белән яшәгән кеше дә әле мин. Каенанам Гыйшкури искиткеч булдыклы кеше иде, мине үз кызы кебек якын күрде. Бик тату яшәдек. Авылда бар да авылча инде. Бүген дә хуҗалыгыбызда сыер асрыйбыз, тавык үрчетәбез, чебешләрне дә үзебез чыгарабыз. Сөте дә, эремчеге дә үзебезнеке дигәндәй. Әле сатарга да кала. Бакчада да эшләр җи-тәрлек. Шулай мәш килеп гомер кичерәбез. Ирем Рунар белән ике малай үстердек. Аллага шөкер, ике оныгыбыз бар. Балалар кайтып торалар, булышалар. Яшереп торасы юк, почтальон булу җиңел хезмәт түгел. Эшебез алай таңнан башланмаса да, ике авылны бер итеп бик күп җәяү йөрергә туры килә. Кырлар буйлап ялгыз барганда бераз куркыта да. Эте дә, бүресе дә очрарга мөмкин бит. Хезмәтебез бик җаваплы, аннан соң план үтәлеше, товар сатылышы дигән төшенчәләр дә бар бит әле. Саный китсәң, тавык чүпләп бетерерлек түгел. Шуңа да карамастан, зарланып утыруны хуп күрмим, чөнки эшемне бик тә яратам. Почта бүлегебез райпо бинасында урнашкан, әле 3-4 ел элек ремонт ясалды. Биредә өч почтальон эшлибез. Начальнигыбыз -  Венера Лотфуллина. Бик акыллы, грамоталы җитәкче. Яшермим, эш күләме зур, барысына да өлгерергә кирәк: почтаны адреслап бүлеп чыгарга, моннан тыш подписка вакытында даими басмаларга яздыртуны да оештырырга кирәк. Соңгы елларда халык газета-журналларга бик аз языла, заманасы шундый булгангадырмы, башка сәбәпләрдерме. Хәзер интернет заманы бит. Яшьләр гәҗит-журналлар укымый. Нигездә аларны пенсионерлар алдыра. Әбүнәчеләрне саклап калу елдан-ел авыррак, - дип фикерләре белән уртаклашты Роза ханым. 

Авыр, ләкин мактаулы почта хезмәтенә тугры калып, үз эшләрен яратып башкаручыларга уңышлар телибез. Ерак араларны якынайтып, безнең «Әлмәт таңнары» газетасын да әбүнәчеләргә вакытында илтеп тапшыручылар берүк сау-сәламәт була күрсеннәр. Авыл кешеләрен гел яхшы һәм күңелле хә-бәрләр белән сөендереп торсыннар. 

 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса