Алар безне саклый да, яклый да
Әлмәт эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Олим Облакулович Отакулов журналистлар белән очрашты.
Полиция хезмәтеннән башка тормышыбызны күз алдына китерү кыен. Аларның барлыгын гына белү дә кешене үзен ниндидер тәртип һәм закон кысаларында тотарга мәҗбүр итә.
Әлмәт эчке эшләр бү-леге начальнигы, полиция полковнигы Олим Отакулов журналистлар белән очрашып, профилактик эшчәнлекне ныгыту, хокук тәртибен бозуларны кисәтү турында сөйләде, кадрлар мәсьәләсенә аерым тукталды.
- Шәхси составта кадрлар кытлыгы кичерәбез. Тикшерүчеләр, доз-навательләр, участок инспекторлары, оперлар бик кирәк. Сержант составы тулы түгел. Патруль-пост службасына да хезмәткәрләр җитми, - дип башлады ул сүзен.
Җитәкче әйтеп узганча, эштән китүчеләр төп сәбәп итеп хезмәт хакының түбән булуын атаганнар. Бу аңлашыла да, гаилә тоткасы булган ир-атларның берсенең генә дә аз хезмәт хакы алып эшлисе килми. Сержант составы нигездә утыз мең сум тирәсе ала икән. Офицерларның хезмәт хакы исә кырык ике меңнән башлана. Начар да түгел, ләкин 24 сәгать дәвамында уяу, тулы әзерлектә булганнар өчен бу, әлбәттә, түбән хезмәт хакы. Бәлки шуңа күрә дә соңгы елларда эчке эшләр бүлегенә күпчелек хатын-кызлар килә. Әлеге күренеш учреждениенең дежур бүлегеннән үткәндә үк күзгә ташлана.
- Әлбәттә, хокук саклау органнарына эшкә урнашу элек-электән үк бик җаваплы һәм шул ук вакытта катлаулы булды. Иң беренче чиратта хезмәткәрләрнең яше, сәламәтлек күрсәткече буенча чикләүләр бар иде. Элек 45 яшь белән чикләнсәк, хәзер инде 50 яшьлекләрне дә эшкә алабыз. Кайбер категорияләр буенча хәтта 55 яшькә кадәр булганнар да үтә. Белгәнегезчә, пенсия яше дә биш елга озайтылды. Безгә эшкә урнашучыларга ташламалы пенсияләргә чыгу мөмкинлеге тудырылуын аерым билгеләп үтәр идем. Урта белеме булганнар да участок инспекторлары булып эшли ала. Тик шунысы бар, хөкем ителгәннәргә, чит ил гражданнарына безгә юл ябык. Полиция хезмәтендә барлык социаль гарантияләр дә кулланышта, хезмәткәрләребезгә торак алу, санаторийларда һәм курортларда ял итү, түләүсез белем алу мөмкинлеге дә тудырыла. Дөресен әйтергә кирәк, эшебез катлаулы булса да, җанлы, кызык. Җинаять эзенә төшеп, аны ачыклау һәм гаеплеләрне җәзага тартып, гаделлекне яклый алу зур канәгатьлек бирә. Әгәр дә безнең дус, тату коллективыбызны тулыландырырга теләүчеләр булса, аларны ике куллап каршы алырга әзербез, - дип белдерде Олим Отакулов.
Шәхси состав саны кимесә дә, эш күләме һәм бүлек алдында торган бурычлар шул ук күләмдә. Полиция хезмәткәрләре район территориясендә криминаль хәлләрне булдырмау өчен оператив төстә, катгый чаралар күрәләр. Кеше сәламәтлегенә зыян китерү, хөкемгә тартылганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны соңгы елларда сизелерлек кимесә дә, мошенниклык һәм урлашу, милеккә кул сузу кебек җинаятьләр, киресенчә, арткан.
- Быел өч талау очрагы теркәлде, ләкин без аларның барысын да ачыкладык. Бүген заманча алымнарны нәтиҗәле кулланабыз. Базалар белән эшлибез, камералар да ярдәмгә килә. Әлмәт - мошенниклар өчен бер «татлы кисәк» дияр идем. Узган елны районда шундый 730 мошенниклык очрагы теркәлгән булса, быел инде 983. Шәһәрдә яшәүчеләребез әллә бик ышанучан, әллә тиз арада баерга телиләр. Кайберләренең банк счетларында миллионнар ятарга мөмкин, ә ул ниндидер шикле сайтларга кереп, һаман да капиталын арттырырга теләп, финанс пирамидаларына кереп бутала. Соңгы вакытта газ сәнәгате инвестицияләре белән мавыгалар. Чыннан да, мошенниклар аларга башта ике-өч мең инвестиция дә күчерәләр. Ә инвестиция кертүчеләр кызып китеп, тагын да күбрәк акча салалар һәм менә шунда килеп кабалар - миллионнарын очырталар. Телефон кырыгалдарларына ышану очрак-лары байтак, - дип оператив сводка белән дә таныштырып узды Олим Облакулович.
Сөйләшү барышында полиция начальнигы бүлектә нигездә чын профессионаллар эшләвен, араларында «кайнар нокталар»да хезмәт итеп кайткан ватанпәрвәр шәхесләрнең күп булуын аеруча горурланып телгә алды. Шундый хезмәткәрләр булганда, берсүзсез, ил, җәмгыять һәм һәр кеше язмышында мөһим урынны биләгән эчке эшләр органнары киләчәктә дә дәүләт терәге, гражданнарның ышанычлы яклаучысы булып калыр дигән тулы ышаныч бар. Ә инде яклаучыларыбыз, сак-лаучыларыбыз тагын да күбрәк булса, җаныбыз аеруча тыныч булыр иде.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа