Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ватан сакчылары» эштә

2023 елның 3 апрелендә РФ Президенты боерыгы белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатында «Ватан сакчылары» дәүләт фонды оештырылган иде.

Аның төп максаты махсус хәрби операция вете-раннарына һәм һәлак бул-ганнарның гаиләләренә шәхси адреслы ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Фонд 1 июньнән Россиянең барлык төбәкләрендә дә, шул исәптән Әлмәттә дә эшли башлады. Аның социаль координаторы - Әлмәттән мобилизацияләнеп, яу кырындагы бәрелешләрдә һәлак булган, үлгәннән соң «Батырлык» орденына лаек булган Анатолий Ильдуковның тормыш иптәше Ольга. Әлмәт бүлеге гаиләләргә булышу юлларын күрсәтә, сорауларын яки ихтыяҗларын тиешле инстанцияләргә юллый, чишелешен табарга ярдәм итә, юридик яктан сорауларга җавап бирә. 

 - Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларга аларның гаризалары ни-гезендә ярдәм итәбез. Алар конкрет мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итә һәм без нәкъ менә шул проблеманы хәл итәргә булышабыз, - ди Ольга Ильдукова.

Махсус хәрби операция белән бәйләнешле сораулары килеп чыккан әлмәтлеләр бүлеккә килә алалар.                  

Аның офисы Таһиров урамындагы «Нур» психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә урнашкан. Биредә дүшәмбедән башлап җомгага кадәр һәр көнне иртәнге 8.00 дән кичке 17.00 сәгатькә кадәр кабул итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса