Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәттән башка сүз юк

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы егетләребез бүген дроннарга, квадрокоптерларга ихтыяҗ зур икәнен әйтәләр. Шуны истә тотып, дроннарга детальләр әзерләү эшен Әлмәт җирлегендә җайга салганнар.

Илдар әлеге эшнең башында тора. Үзе кебек тырыш егет-кызларны «Төнге смена» волонтерлар төркеменә туплап мини-цех булдырган. 

- Гаилә дустыбыз СВО зонасында һәлак булганнан соң бик тетрәндем. Әлеге аянычлы хәл минем җанымны актарып ташлагандай булды. Яу кырындагы егетләргә гомерләрен саклап калу мөмкинлекләре турында уйлана башладым. Иптәшләрем белән 3D принтерны үзебез сатып алырга булдык, модельләштерүне үзләштердек. Җиңел булды дип әйтә алмыйм. Шулай да теләк бар кыенлык-ларны җиңде. Алга таба безнең эшчәнлекне күреп алдылар, ярдәм итә башладылар. Шул рәвешле бар да җайга салынды. «Төнге смена» төркемендәге во-лонтерларның барысы-ның да төп эш урыннары бар. Эштән соң булган буш вакытларын җайланмалар ясауга багышлыйлар алар. Күпчелек төнге вакытта эшләргә туры килә, шуңа күрә дә төркемнең исемен «Төнге смена» дип атадык. Эшчәнлегебезнең төп максаты - солдат егетләребезгә гомерләрен саклап калырга ярдәм итү. Дроннарга запчастьлар җитештерүдән тыш без әле медицина эшләнмәләре - солдатлар өчен ампула савытлары, турникетлар һәм коптерлардан төшереп җибәрү өчен системалар (ул өстәмә аксессуар буларак бара), магазиннарны тиз арада кору өчен системалар, артиллеристлар өчен төрле яктырткычлар ясыйбыз. Артиллерия бүген иң мөһим роль уйный, шуңа күрә дә төнге вакытта прицел ясау өчен бу бик кирәк. Детальләребез турыдан-туры хәрбиләргә барып җитә, без моны беләбез, чөнки алар белән даими хәбәрләшеп торабыз. Арабызда бары тик ышанычлы волонтерлар гына эшли, җиһазларны да тикшерелгәннәре, ышанычлылары гына илтеп җиткерә. Белмәгән, чит-ят кешеләр белән эшләмибез. 

Гомумән алганда, без детальләрне җыючыларга яки принтерда бастырып чыгаручыларга мохтаҗлык кичермибез. Безгә нигездә шул ясалган детальләрне җыеп алып килүчеләр кирәк. Финанс мөмкинлекләре булганнар җиһаз сатып алып, эшчәнлекләрен башлап җибәрә алалар. Мондый җиһаз 20 мең сум тирәсе тора. Бездә алар бар, командабызга шушы рәвешле кушылырга теләк белдерүчеләр безнең белән элемтәгә керә алалар, аңлатабыз, барысын да өйрәтәбез. Материалга килгәндә, әлегә пластик җитәрлек, ә болай чимал белән дә ярдәм итәргә теләүчеләргә «юк» димибез, киресенчә, андыйларга рәхмәттән башка сүз юк, - дип сөйләде Илдар. 

Без исә эштән соң булган вакытларын кызганмыйча, СВО зонасында якташларыбыз өчен кирәкле, соралган җиһазларны җитештерүче фидакарь җан ияләренең үзләренә рәхмәт дибез. Эшләрегез уң, теләктәшлек күрсәтүчеләр күбрәк булсын иде дип телибез волонтерларга.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса