Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Солдат кайда да солдат булып кала

Махсус хәрби операция турында инде бер ел сөйлибез, язабыз.

Елап солдатларны озаттык, «өсте бөтен, тамагы тук» булсын, «хәсрәтләрен таратырга» булса да дип ярдәм оештырдык. Солдатларыбызга ярдәм илткән якташлар белән очрашып күрешергә тырышабыз. Беләсебез килә...

Илдә ниләр бар икән, анда... ниләр бар икән?

Февраль аенда шәһәрнең 5 нче гимназиясендә 2015 елдан бирле Донецк шәһәрендә яшәүче, берничә тапкыр Украинадагы хәрби операциядә катнашкан, андагы мәхшәрне үз күзләре белән күреп, авырлыкны үз җилкәсендә татыган, җаны аша уздырган якташыбыз Артур Сәлахов белән очрашу булды.

Актлар залына җыелган укучылар тын да алмый Артур Әсгать улын тыңлыйлар. Мәктәпләрдә алай тын калып, ораторның авызына карап тыңлаганнарын күптән инде күргәнем юк иде. Сөйләүченең һәр сүзе йөрәге аша уза. Ул, вакыт-вакыт сөйләвеннән туктап, яшьләрен сөртә. Тик солдат, кайда булуына карамастан, солдат булып кала бирә. 
Хәрби хезмәтенең башында аңа «Азов» нацбатальоны вәхшиләрчә үтергән җирле халыкны кабаттан җирләү процессында катнашырга туры килә. Әлеге хәлләрне үзләре кичергән, мәрхүм булганнарның туганнары, якыннары белән аралашканнан соң ул «Короткие повести о долгой войне» исемле китап яза. 

Гомумән, Артур Сәлахов бүгенге Украина яшьләренең иң түбән чиккә төшеп, генетик хәтерне югалтуларына гаҗәпләнә. Югыйсә бит шул егетләрнең күбесенең бабалары Украинаны немец-фашистлардан азат иткән. Ә бүген шуларның оныклары зомбига әйләнеп, ил өстенә үлем тарата, ди солдат.

Бүген А. Сәлахов отставкада. Ләкин язучы, шагыйрь буларак, ул яшьләр арасында патриотик тәрбия эшен алып баруны, үзе күргәннәрен документаль әдәби әсәр итеп язып укучыларга ирештерүне максат итеп куйган. Үз илеңнең патриоты булуның чын асылын укучыларга, яшьләргә төшендерү, халкың, илең алдында ир-егет буларак бурычыңны дөрес аңлауны җиткерергә кирәк, ди Артур Сәлахов.

Тарихны бозып язарга мөмкин түгел диләр иде. Әле ничек кенә бозалар. Хәтта хәтерне югалтырга тырышалар. Менә монысы иң куркынычы. Хәтер мәңгелек булсын өчен тырышырга кирәк. 


Рәфкать Шаһиев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса