Исән-имин кайтсыннар гына
Бабай сугышка киткәндә әбиебез өч бала белән калган... Ишеткән бар иде андый тарихны. Инде күрдек тә
Алсу Хуҗина - иренең махсус хәрби операциядән дүрт саны төгәл, сау-сәламәт килеш кайтуын көтеп торучы өч балалы әни.
Ишек ачылуга борынга таба, коймак исе килеп бәрелде. Кечкенә балам бар дип тормаган Алсу, уңган хуҗабикә буларак, бөтенесен шартына китергән. Олы уллары Альфред укуда, кызлары Камилә бакчада, әле кечкенә Радельгә 3 кенә ай икән.
- Рузил бит Чечняда хезмәт иткән, - дип башлады сүзен Алсу. - МХОга ала башлагач мин дә, әни дә бик куркып тордык инде. Беренче чиратта шундыйларны алалар икәне билгеле иде. Ул аны-моны сиздермәде. Махсус операциягә 27 октябрьдә Сарман хәрби комиссариатыннан чакырылды. Беркая мөрәҗәгать итеп, бармый калырга дип йөрү булмады. Әлбәттә, Аллаһ сакланганны саклармын дигән. Тик язмыштан кемнең качып котылганы бар?!
Кечкенә Радель бу өйдә үзенең ир-ат-хуҗа икәнен белдереп аваз салды да, биләүсәдән әнисе кочагына күчте. Алсу бик сабыр, хисләрен каядыр еракка этеп куеп, салкын акыл белән фикерләп, ире турында сөйли. Аның сүзләрендә генә түгел, үзен тотышында да ныклык, сабырлык, ире өчен борчылу, горурлану сизелеп тора.
- Шалтыраткалый, сөйләшеп торабыз. Безнең солдат хатыннарының, әниләренең төркеме бар, аның отделениесенең. Әгәр дә хәбәр булмыйчарак торса, төркемнән белешәбез. Чөнки арадан кем дә булса исәнлекләре турында хәбәр бирә, - ди Алсу, баласын тагын да ныграк күкрәгенә кысып. Әйтерсең лә, сабыендагы җылылыкны шулай итеп сакларга тырыша.
Ул һәр нәрсәнең уңай ягын эзли, хәтта таба да. Авыз ачып бер зарланмый. «Ризыгы йөртә бит адәм баласын. Ни хәл итәсең инде. Без күрәсен кем күрсен», - ди Алсу. Берәүгә дә ризасызлык белдерми. Ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтле.
- Әле кияүгә чыкканчы ук өч балам булыр дип хыяллана идем. Үзебез гаиләдә өчәү. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Өченчесен алып кайтырбыз дигәндә пандемия башланды. Аннан соң вакцинация. Аннан тагын Ходай насыйп итмәде. Инде барысы да җайланды дигәндә - мобилизация. Шулай язгандыр инде. Бала тудыру йортыннан чыгарганда мин дә башка әниләр кебек сабыем белән мине әтиләре каршы алуын бик теләгән идем. Алай булмады. Ирем чираттагы ялына кайткач кына күрде улыбызны. Ике атналык иде инде. Ике яклап та туганнарга, дусларга, күршеләргә рәхмәт. Бәби белән дә каршыларга күп итеп килгәннәр иде. Телевидение дә килде. Мин вакытым булганда «Ассоль» кафесына саклагыч сеткалар үрергә йөрдем. Шунда бергә эшләгән кызлар чакырган.
Әйтәм бит, ризыгы йөртә кешене. Бала тудыру йортыннан туры мәчеткә барып исем куштырып кайтырбыз дигән идек. Чыгуга, иремнең туганнан-туган абыйсы: «Хәзрәт өйгә килә, сөйләштем. Табын әзер, өйдә көтеп торалар», - диде. Каенанам-әни бәлешләр салып, туганнарым көтеп торалар иде. Ризык насыйп булгач, хәзрәт тә өйгә килде.
Алсу сөйли. Өч баласын берьялгызы канат астына сыендырып, ирен кө-теп, балаларының берсен мәктәпкә, икенчесен бакчага әзерләп, кечкенәсен күкрәгенә кысып, төннәрен Ходайга ялварып, иренең исән-имин кайтуын теләгән яшь әнинең вакыт-вакыт иреннәре дерелдәп, тамагына төер утыра. Бер ел эчендә ул инде күз яшь-ләрен кешедән, бигрәк тә балаларыннан яшерергә өйрәнгән. Күз яшьләренең берәүгә дә ярдәм итмәгәнен яхшы аңлый. Ә бит ул яшь-ләр бар, алар чыга. Чыга гына түгел, ага. Тик аларны төнге күктәге ялгыз ай да мендәр генә күрә. Ә эчке дөньясы, ире белән горурлану хисләре, яратуы, изге теләкләре төннәрен шигырь булып ак кәгазьгә күчә.
- Казанда хәрби әзерлек үткәндә янына бардык. Мин авырлы булгач үзенә дә кайтып килергә рөхсәт бирделәр. Махсус операция зонасына Рузилләрне 17 декабрьдә, Яңа ел алдыннан җибәрделәр. 2023 елны сеңлемнәрдә, Казанда каршы алдык. Азрак хәсрәтне җиңеләйтергә уйладык, туганнар белән барыбер җиңелрәк бит. Балалар уйный. Сәгать телләре 12 не күрсәтеп, курантлар суга башлауга, Камилә «Мин әтигә телим, әти нигә кайтмый» дип елап җибәрде. Бик авыр булса да, үземне кулга алырга тырыштым инде, - диде Алсу, кечкенә сабыеның битләреннән үбеп.
Сөйләшү чәй табыныннан залга күчте. Бөтен җирдә тәртип, чисталык, пөхтәлек. Стенада зур гаиләнең бергә төшкән фоторәсемнәре. Һәр сурәттән елмайган, бәхетле, шат йөзләр карый.
- Иремнең эшеннән гел шалтыратып, хәлне белешеп, ярдәм итеп торалар. Бәби алып кайткач та килделәр. Камилә дә балалар бакчасында түләүләрдән азат ителде. Альфред та мәктәптә ташламалардан файдалана. Укытучылар да, тәрбиячеләр дә бөтен түләүле чаралардан балаларымны азат итәләр, аралашып, аңлашып торабыз.
Күршеләремә дә зур рәхмәт. Каядыр барырга кирәк булса, кибеткәме, больницагамы, балалар белән калып торалар. Балалар бакчасына кызны алып баралар, өл-гермәсәм алып та кайталар.
Алсу үзен гел позитив эмоцияләрдә тотарга тырыша. Ире турында да фикерләре бары тик уңай, яхшы, бәхетле киләчәкне күз алдына китерә. Халыкта бит «Урыс улап, татар юрап китерә» дигән гыйбарә яши. Ул бары тик яхшыны гына юрый.
- Кемнәрдер, сез моның өчен акча аласыз бит, диләр. Әйе, алабыз, чөнки язмышыбызга тигәне шул, дим. Безгә бу кагылмый диючеләргә дә, кагылмасын, Аллаһ сезне без күргәннәрдән, без кичергәннәрдән сакласын, дим. Минеке китте, башкаларныкы да китсен димим. Китмәсеннәр, киткәннәр исән-имин кайтсыннар дип телим.
Әйе, бу бер Алсу Хуҗина теләге генә түгел. Бу - барлык әти-әниләрнең, бала-ларның, язмышына сугыш кагылган һәм кагылмаган бик күпләрнең теләге. Күз яшьләрен эченә йотып, өмет тулы күзләре белән бәхетле киләчәккә караган йөзәрләгән Алсулар теләген Аллаһ ишетми калмас әле.
«Чужойлар»ны кабул итмибез
Әлмәт хакимияте ирләре махсус хәрби операциядә булганнарның хатыннары белән «Нур» психологик үзәгендә даими очраша, районның социаль яклау идарәсе дә һәрвакыт кайгыртып тора - аларны берьялгызы калдырмыйлар. «Каһарман хатыннары» дигән фотокүргәзмәләр дә оештырылды. Тик нишләптер позитив, актив Алсу Хуҗинаны гына андый чараларда бер дә күргәнем булмады.
- Мин Әлмәттәге андый исемлекләрдә юк. Алар белән бит районның социаль яклау идарәсе шөгыльләнә. Иремне махсус хәрби операциягә алганнан соң мин анда барган идем, ул исемлеккә мине теркәмәделәр. «Чужих не берем, только своих» диделәр. Чөнки ирем Сарман хәрби комиссариатыннан алынды. Югыйсә ике тапкыр ялга кайткан вакытта да Әлмәт хәрби комиссариатына барып теркәлү үтте. Мин монда 20 ел яшим, шушында эшләдем. Фатир алгач, ирем командировкада булу сәбәпле безнең белән бергә бу адреска теркәлми калган иде. Аннан хәрби операциягә алдылар. Шулай Җәлил бистәсендә калды. Миңа алардан берни дә кирәкми. Анда теркәлгәннәр МХОдагылар турында хәбәрләрне беренчерәк беләләр дә, посылкалар җибәргәндә уңайлырак. Бары шул гына. Әлегә мин «чужойлар» категориясендә.
Редакциядән. Андый «чужойлар» бар икән, безгә хәбәр итегез. Газета алар хакында язмый калмас.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа