Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт кайнар нокталарда хезмәт итеп кайткан кыю йөрәкле, патриот егетләре белән дан тота

Язмабыз әфган сугышы ветераны - Түбән Мактамада туып-үскән Инсаф Даешов турында.

Ул күп сөйләшми, шулай да сораулар бирә торгач, яшь вакытларын бик теләп искә алды, үзенең дуслары, окопташлары турында хатирәләре белән уртаклашты.

Өчәү идек
- 1979 елның язында хәрби хезмәткә алындым. Үзбәкстандагы Термез каласына эләктем. Ул вакытта Әфганстанга махсус полк туплыйлар иде. Үзебезнең Әлмәт егете Таһир Маннапов белән дә шунда очраштык. Бер частька эләктек, тагын әле Питрәчтән дә бер малай бар иде. Гел өчәү бергә булдык. Шулай итеп 1979 елның 25 декабрендә безнең полк танк колонналары белән берлектә Амударья елгасы аша салынган понтонлы күпер аша чит дәүләт территориясенә юл алды. Күпердән бер машина, бер танк билгеле вакыт аралыгын саклап чыга башлады. Шунда безнең машина текә ярга менгәндә сүнеп калмасынмы! Полкташлар техника агымын туктатмас өчен безне читкә күчерделәр дә, алга таба хәрәкәт итүләрен дәвам иттеләр. Ходайның рәхмәте белән, үзебезнекеләрне табып, аларга килеп кушылдык. Әфганстанның Пули-Хумри каласына барып җиттек, палаткалар кордык. Ашарга утырабыз дип җыенганда гына дошманнар белән беренче бәрелешкә юлыктык. Тыныч тормыштан килеп атыш күрү, әлбәттә, бераз йөрәккә шом йөгертте йөгертүен. Ашау турында оныттык, кабат алга - Кабул ягына юл алдык.

«Кяфер»ләр килгәч кар яуды

Ниһаять, килеп җиттек. Беренче карашка шул үзебезнең Мактама сыман гына бер торак пункт инде. Безнең каршыга чыр-чу килеп балалар йөгерешә башлады. Кулларын бутыйлар, безне сәламлиләр. 27 декабрь көнне безгә СССР спецслужбалары тарафыннан Кабулдагы президент сарае атакага тотылачак дип алдан хәбәр итеп куйдылар. Без шул отрядларга ярдәм итәргә әзер булырга тиеш идек. Менә шуннан башланды инде безнең солдат хезмәте.

Пакистан белән чиктәш Кабул-Пешавар юлын сакладык. Атышлар гел булып тора иде. Каян аталар, кем ата - үзен дә күрмисең, пулялар колак кырыннан чыңлап узып китә. Әле дә исемдә, декабрь азагы, Яңа ел җитеп килә, ә Кабулда һаман кар юк. Ә менә 31 декабрь көнне ишеп-ишеп кар яуды. Әфган халкы дингә бик ышанучан, бу карны да мондагы муллалар шул совет солдатларының - динсез халык - «кяфер»ләрнең әфган җиренә керүе белән бәйләделәр. Минем әби-бабамнарның намаз укыганын ишеткәнем-күргәнем бар иде, ә мондагы азан тавышының яңгырашы мине таң калдырды. Бозлы биек таулар аша ул азанның моңы чишмә суыдай аска агыла. Тыңлап торам - шундый рәхәт, б-редә Аллаһының барлыгына ышанмаганнар да ышанадыр, мөгаен, дип уйлап куйганым хәтердә. 

...Телем өзелгән иде
Февраль аен исә мин гомеремдә дә онытмам. Бәрелеш вакытында башыма пуля тиде, ияк тирәсеннән чыкты. Ияктән кан шаулап ага башлагач кына яра алуымны аңладым. Мине кыр машинасы белән Кабулга алып киттеләр - сизәм, хәлем авырая, йөзтүбән яткан килеш аңымны җуйганмындырмы, белмим, саташуым булгандырмы... Мин үземне күрдем. Йөзтүбән ята идем. Аннан Мактаманы күрдем - сарайда әти белән әни маллар карап йөри, шунда кисәк кенә «иртәрәк әле» дигән тавыш ишеттем. Кабулда аңыма килдем. «Яралар җитди, монда исән калмаячак, солдатны Союзга озатырга кирәк», - диде табиблар. Шулай итеп мине Ташкентка җибәрделәр. 

Хәлем шәптән түгел - яралар төзәлми, сөякләр чери башлады, шуның өстенә телем дә өзелгән. Минем хәлне белергә әни килде, ә мин аңа «мин ангина белән чирләдем» дип кенә хат язган идем. Ул килгәч нишләргә белмәдем инде. Очраштык, сөйләштек, ул кайтып китте. Шулай беркөнне перевязка вакытында табиб яңагымдагы сөякне сындырып, бер кисәген тартып алды. Карыйм - теге сөяк кисәге теткәләнеп тишелеп беткән, шул яраларга тө-зәлергә бирмәгән булып чыкты. Аны алып ташлагач, хәлем яхшыра башлады. Туган ягыма да кайтып килдем, ә соңыннан мине Мәскәүгә госпитальгә озаттылар. Шунда миңа яңа ияк ясадылар, тик, кызганыч, ул алга таба ялганып китмәде. Ике айга дәваланырга дип калган җирдән ике еллап йөрергә туры килде. Шул арада мин өйләндем, балаларыбыз туды. Ходайга шөкер, тормышымнан канәгать. Ә шул әфган еллары минем өчен үзенә күрә бер сынау булгандыр дип уйлыйм. Әйе, ул вакытта без, яшь егетләр, алда ни көтәсен белми килеп кердек бит анда. «Безне ник шулай утка китереп ташладылар икән?» дигән дәүләткә каршы нәфрәтле уйлар беребезнең дә башына килмәде. Безнең яшьлек шулай чыныкты, - дип истәлекләре белән уртаклашты Инсаф Мизхәт улы. 

Инсаф Даешовны районкүләм оештырылган чараларга еш чакыралар. Ул укучыларны тырышып укырга, тәртипле, намуслы булырга, олыларга хөрмәт белән карарга өнди. 

- Махсус хәрби операция барган чорда яшьләргә патриотик тәрбия бирү, аларның рухын ныгыту - безнең төп бурыч, - дип саный Инсаф Мизхәт улы. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса