Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңүне якынайтабыз дип тырышалар

Махсус хәрби операция зонасына киткән якташларыбызга гуманитар ярдәм җыеп озату эше тулы көченә дәвам итә. «Ассоль» һәм «Мегасети» штабларында бүген дә эш кайный.

Газетабызның алдагы сан-нарының берсендә без во-лонтерларыбызның маскировка челтәрләре үрү өчен материал сатып алуда финанс кыенлыклары кичерүләре турында хәбәр салган идек. Үз эшләренә тугры булган фидакарьләргә ярдәм кулы сузучылар барлыгы турында ишетү аеруча куанычлы булды. Шуларның берсе - 
ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Гомәр улы Хәбибрахманов. Ул маскировка сеткалары үрүгә чимал 
сатып алу өчен 50 мең  сум күләмендә акча бүлеп биргән. 

- Мин волонтерларның эшчәнлеген даими күзәтеп барам һәм аларга кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам. Биредә чын мәгънәсендә киң күңелле кешеләр хезмәт куя. Аларның эшчәнлеге бүген бик соралган. Махсус хәрби операция зонасындагы солдатлардан маскировка сеткаларының бик оста, җиренә җиткереп үрелгәнлеге турында уңай хәбәрләрне дә еш ишетергә туры килә, - дип волонтерларның эшчәнлеген югары бәяләде Азат Гомәр улы. 

Чыннан да, «Ассоль» һәм «Мегасети» штаблары шушы ике ел дәвамында битараф булмаган әлмәтлеләр өчен үзенә күрә зур бер тарту көченә ия булган үзәкләргә әверелделәр. 

Бүген инде волонтерларның уртак тырышлыгы белән 500 дән артык маскировка челтәре үрелеп, 200 дән артык нашлемник, 100 дән артык разведчиклар костюмы,    200 дән артык тактик носилка җитештерелеп озатылган. Ике штабка да әлмәтлеләр көн дә эшкә килгән кебек йөриләр. Алар махсус хәрби операция тәмамланганчыга кадәр маскировка челтәрләре үрергә вәгъдә бирәләр. 

- Солдатларыбызга ярдәм кулы сузганда без үзебездә кешелеклелек сыйфатларының тагын да ныграк арта баруын тоябыз.  Җиңүне якынайту өчен бар мөмкинлекләрне дә кулланачакбыз, - ди алар. Волонтерларга финанс ярдәме күрсәтергә яки аларга кушылып эшләргә теләк белдерүчеләр бүген үк моны эшли ала. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса