Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиялеләр 2024 елның 1 июленнән үзләре исеменә кредит алуны тыя алачак

2024 елның 1 июленнән гражданнар үзләре белән куллану кредиты яки заем килешүләре төзүне тыя алачак.

Дәүләт Думасы беренче укылышта хуплаган закон проекты россиялеләрне мошенниклардан якларга тиеш. Бу хакта «Российская газета» яза.

Палата рәисе Вячеслав Володин ассызыклаганча, депутатлар күпсанлы мөрәҗәгатьләргә җавап итеп, закон чыгару инициативасы әзерләгән. «Халык бу карарны кабул итүне көтә»,— дип ышана спикер. — Закон гражданнарны урланган шәхси мәгълүматларны кулланып, кредит рәсмиләштерүче мошенниклардан яклау мөмкинлеге бирә».

Володин аңлатканча, һәр кеше барлык төр кредитларга һәм аларны рәсмиләштерү ысулларына тыю кертә алачак. Чикләүләр банкларда да, микрофинанс оешмаларында да гамәлдә булачак. «Кирәк булса, аларны (тыюларны) гамәлдән чыгарырга мөмкин», — ди ул.

Дәүләт Думасының Конкуренцияне яклау комитеты рәисе урынбасары Антон Гетта билгеләп үткәнчә, кредит өчен өйдән чыкмый гына банк рөхсәтен алу, әлбәттә, уңайлы. «Ләкин моннан мошенниклар да файдалана. Үзәк банк кибермошенниклык, телефон мошенниклыгы очракларының бермә-бер артуын теркәгән», — дип билгеләп үтә сәясәтче.

Карар, Гетта ассызыклаганча, гражданнарны мондый гамәлләрдән саклау гына түгел, ә аларга төрле кирәкмәгән хезмәт һәм товарларны көчләп тагудан да яклау мөмкинлеге бирәчәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса