Рәфкать Шаһиев: «Илһам миңа эш өелеп торган чакта килә»
Ул - чын милли язучы. Татар кешесенең күңелен аңлап, аның хыялый максатларын да, үткәндәге драмаларын да җаны-тәне белән тоеп яза.
Ул зур эпопеялар белән мавыкмыйча, гади кешеләрнең гади хис-кичерешләрен, көндәлек тормыш-яшәеш вакыйгаларын сурәтли, милләтебезнең чын, асыл сыйфатларын барлый, әхлакый һәм иманый тәгълиматын яза» - бу фикерне «Сагыну хисе» китабының беренче битләрендә аның авторы, Әлмәт язучысы Рәфкать Шаһиев турында язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов язган.
Минемчә, бу абзац Рәфкать Шириаздан улының киң-кырлы иҗатын төгәл тасвирлый. Үзен әдәбиятка 40 яшьтән соң гына килдем дип санаса да, кыска вакыт эчендә ул үзенең укучысын тапкан үзенчәлекле прозаик. Берничә китап, дистәләгән шигырьләр, йөзләгән язмалар авторы, иҗатта үз урынын тапкан һәм абруен булдырган шәхес ул.
Беренче һөнәре буенча Лениногорск педагогия училищесында рәсем сәнгате бүлегендә белем алгангамы, әллә әти-әнисе биргән тәрбиядәнме, Рәфкать Шаһиев тирә-юньдәге матурлыкны тоемлый, күрә белә. Күңелендәге яктылыкны ул укучыларына үзенең иҗаты аша җиткерә.
- Мин үзем әдәбиятка чагыштырмача соң килдем. Язучылар берлегенә кергәндә 40 тан узган идем. Аңа кадәр дә язмыйча тормадым, ләкин актив рәвештә иҗат итәр өчен мин үземне соңрак килгәнмен дип саныйм. Иҗатта күп нәрсәгә тәнкыйть белән карыйм. Өлкәннәр лаеклы ялга чыккач, вакытлары күбәйгәч, яшьлек елларындагы мәхәббәтне сагынып шигырьләр иҗат итә башлый. Алар үткәннәрне сагынып язалар. Килешәм, мәхәббәтсез яшәп булмый. Унсигездә ул башка, 25 тә ул бүтән, 40, 50 гел үзгә. Тик иҗат кешесе ул бераз яшен онытып җибәрә. Миңа калса, мәхәббәт турында 60 яшьтә язганда синдә 60 еллык тормыш тәҗрибәсе, дөньяга башка караш булырга тиеш. Синең фәлсәфәң башка төрлерәк булырга тиеш. Кайчан киләсең, нигә килмәдең, мин көттем сине дип кенә түгел. Мәхәббәт ул аерылу турында гына түгел бит. Кеше үткәннәр белән яши, шуңа күрә иҗатта артка карау күзәтелә, ә монда алга карарга кирәк. Кайчандыр булган мәхәббәтне сагынып яту ул инде дөрес түгелдер. Син менә яши торганын, көн дә күреп торган иреңне, хатыныңны ярату турында яз. Миңа калса, шулай булырга тиеш. Бәлки син яшьлек мәхәббәтеңне һаман да яратасыңдыр, чөнки ул синең белән яшәми, син аның начар ягын күрмисең. Тик шуны онытмаска кирәк: гомер буе синең янәшәдә, синең белән тормышның бөтен авырлыгын, шатлыгын татыган кеше матур сүзгә күбрәк лаек, - дип билгеләп үтә Рәфкать әфәнде.
Үзенең шигырьләрендә Рәфкать Шаһиев төрле темаларны күтәрә, халыкка әйтәсе фикерен шигъри юллар аша белдерә.
- Бу минем гражданлык позициям. Бәлки кемгәдер нәрсәдер күрсәтергә тырышу да бардыр иҗатымда, ләкин мин чебен дулап тәрәзә вата алмаганын бик яхшы аңлыйм. Тик икенче ягы да бар. Дини риваятьтә янгын вакытында чыпчык авызына су кабып, ут сүндерергә су ташый. Моңардан, шулай итеп янгынны сүндерәсеңме, дип көләләр. «Юк, сүндерә алмыйм, тик кыямәт көнендә Аллаһ каршысында, син менә шуны булдырмас өчен нәрсә эшләдең, дип сорасалар, минем дәлилем бар», - ди ул. Шуның кебек, әлбәттә, дөнья бүгенге белән генә бармый, киләчәктә бүгенге вәзгыять әллә ничек бәяләнә әле. Минем шигъри юлларда күбрәк бүгенге дөньяга карашым, бәям, үз фикеремдер. Аны бәлки кемдер ишетергә, кемдер ишетмәскә мөмкин. Бүген ишетмәсә аны иртәгә, берсе ишетмәсә икенчесе ишетер. Бу минем шушы тормышка мөнәсәбәтемне күрсәтү. Бәлки шигърияттә ниндидер серлелек булырга тиештер. Миндә әле ул турырак бара. Кайдадыр, нәрсәдер артында яшереп бетерә алмыйм, ләкин яшерелгәнен дә кеше аңлый, - дип уртаклаша автор.
2014 елдан Рәфкать Шаһиев ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкли, өч елга якын «Әлмәт таңнары» газетасы баш мөхәррире. Җитәкчесе нинди - эчтәлеге шундый. Газета битләрендә ул тормыш-яшәешкә игътибар бирә, халыкның моң-зарын ишетә, гади кешеләрне үрнәк итеп күрсәтә белә.
- Бөтен әйбер кешенең холкыннан, аның эшеннән тора инде. Һәрвакыт читтән карый белергә кирәк. Кешене нинди сораулар борчый, ни кызыксындыра, бүген аңа нәрсә кирәк. Әй-берне читтән күзәткән позиция белән эш итәм мин. Хәтта студентлар белән эшләгәндә, аларга сорау биргәндә дә мин ул әйберне үзем башкача бәяләргә мөмкин, тик шул ук вакытта гади кеше бәяләгән позициядән карарга тырышам. Коры фактлардан, саннардан тиз туялар. Газета укучы - ул гади халык. Үзенең фикердәшләре турында, үзенең янәшәсендәге кешеләр турында булган мәгълүмат аңа кызыграк. Язмаларымны шул күзлектән бирергә тырышам. Әлбәттә инде, кайвакыт түрдәге түрәләрне «тешли» торган язмалар да була. Шуңа да редакциягә хатлар да килә, шундый темаларны күтәреп чыгыгыз дип сорыйлар, - дип сөйли Рәфкать Шаһиев.
Һәр иҗат кешесе кебек үк, Рәфкать Шириаздан улының да иҗаты гөрләп чәчәк аткан бер чагы була. Рәфкать Шаһиевның бу хәзерге вакыты дисәм, һич тә ялгыш булмас. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә ул иҗат иткән шигырьләр тиз арада шактый күп комментарийлар җыя, китапханәләрдә узган автор белән очрашу кичәләренә килгән халык саны артканнан-арта бара. Узып баручы елның тагын бер матур яңалыгы - Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов белән көтмәгәндә барлыкка килгән уртак иҗатлары - җырлары.
- Җыр сүзләренә бик тәнкыйтъ белән карый идем. Үзем дә шигырь язганда беркайчан җыр өчен текст язам дип уйламадым. Беренче җыр тексты хатынымның авылы турында язылды. Бүгенге көндә анда өч кеше яши. Авыл бетә. Тәтеш районында Берлек дигән авыл ул. Анда ел саен авыл халкы кайта, җыела. Берсендә миңа, авыл бетә бит инде, һич югы җыр булса да теркәлеп калсын, диделәр. Мин махсус җыр өчен текст яздым. Көен Людмила Аланлы иҗат итте. Аннан соң бу эш тукталды, яңадан җыр тексты дигән максат куймадым. Бөтен матур шигырь дә җыр булып яңгырый алмый ул. Узган ел сентябрь ахырында мобилизация башланганда менә шушы бүгенге кебек бик матур көзге көн иде. Кызыл, сары, чуар. Тик нидер башка. Бөтен авырлыкка адәм баласы өйрәнә, ләкин узган ел мобилизация башлангач көз матурлыгын югалтты. Ниндидер башка мәгънә алды. «Язлар сары түгел» дигән шигырь илдә мобилизация башланган көннәрдә, 27 октябрьдә язылган иде. Ул көннәрдә минем берничә шигырьне шагыйрә Шәмсия ханым Җиһангирова, минем рөхсәт белән, «Мөслим» төркеменә куйды. Мин гадәттә шактый соң ятам. 7 ноябрьдә иртәрәк ятканмын, күрәсең. Ир-тән торуга ватсапка ябышабыз бит. Карыйм, төнге 12 туларга 5 минутта Шәмсия апа язган: «Их син! Йокы бәлеше! Телефонны алмадың! Мин Мөслим группасына куйган шигыреңә җыр туды бииит! Сөенче алыйм дигән идем... Минем йокым качты! Җырны тыңлагач... Каз тәннәре чыкты! Ә син берни белми «үлеп» йоклап ятасың!»
Шулай Марат белән башланып китте иҗади элемтә. Ул җырның аягы җиңел булды. Бу композиция «Яңа татар җыры» бәйгесендә «Ил чакырган чакта» дигән яңа номинациядә беренче урын алды. Берничә җырга Марат тагын тиз арада берничә көй иҗат итте. Заманча язылган «Юри йөрмә» җырын Данир Сабиров башкара, Зинира һәм Ризат Рамазановлар бер җырны алдылар, - дип сөйли Рәфкать Шириаздан улы.
«Илһам миңа эш өелеп торган чакта килә», - ди Рәфкать Шаһиев. 4 юл язып куйганнан соң берничә куплет үзеннән-үзе барлыкка килә икән. Бу инде, әлбәттә, та-бигатьтән бирелгән сәләт. ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты буларак, аны әдәбият өлкәсенә кил-гән яшьләр киләчәге борчый.
- Элек бит коймак калынлыгы китап чыгарып гонорар алып яшәгәннәр. Бүген дә шулай булсын иде. Нинди генә талантлы яшьләр бар. Алар әз генә күренәләр дә, әдәбият мәйданыннан югалалар. Бүгенге көндә рухи байлык беркадәр читкә китте. Дөньясы матди байлыкка табына башлады. Шул әйбергә башкачарак күзлектән карау кирәк. Кешегә ихласлык җитми. Дөньяны бит ихласлык саклап кала, - дип саный ул.
Татар әдәбияты тарихында лаек-лы урынын булдырган Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге быел үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Аның җитәкчесе дә 2 октябрьдә 55 яшен каршылады. Бу саннар могҗизасы очрак-лы түгелдер, чөнки үз халкы, татар сәнгате хакына башкарган хезмәте өчен Рәфкать Шаһиев чыннан да ике бишлегә лаек!
Рәфкать Шаһиев
Намус җитми
Отчет бирдек,
Татар телен өйрәнде дип зур түрәләр
фәлән санда.
Кабул иттек,
Бүләк биреп, җитәкчеләр яхшы эшли,
димәк, анда.
Отчет бирдек,
Ачтык диеп татар телле мәктәпләрне
район саен.
Язып куйдык,
Күзне йомып, ярар инде, эшлиләр бит
белеп җаен.
Отчет бирдек,
Хәзер инде һәр мәктәпне нык саклыйлар,
кош та үтми.
Тик нигә соң
Мәктәп саен үтерешләр һәм атышлар
һаман бетми.
Бетәр иде,
Чөнки бүген бирүчегә-алучыга
намус җитми.
Җаны әрнеп,
Намус диеп йөрүченең түрдәгегә
теше үтми.
Алдым-бирдем,
Түрәләр дә сөйләшәләр русча гына,
отчет китте.
Заман башка,
Җырлап-биеп йөргән чакта, шыпырт кына
акча бетте.
Үз җырым бар
Утырсам да кемнең арбасына,
Кеше җырын җырлый белмәдем.
Үрелмәдем кеше әйберенә
Һәм үземнекен дә бирмәдем.
Җырлар өчен һәрчак үз җырым бар,
Тармы, киңме - бар үз сукмагым.
Тез астына сукканнары булды,
Кул күтәреп үзем сукмадым.
Кеше кубызына биемәдем,
Тәлинкә тотмадым кемгә дә.
Кыйблам минем бер дә үзгәрмәде,
Шулай булыр килер көндә дә.
Таллар да саргая икән
Каеннарга кояш иңгән,
Көзләр тигәндер инде.
Кояш төсе затлы төс бит -
Кил(е)шә дигәндер инде.
Усакларга кызыл капкан -
Көзләр тигәндер инде.
Көзләр үпкән йөзләренә
Кызыл иңгәндер инде.
Ә таллар башларын игән,
Көзләр тигәндер инде.
Таллар да саргая икән,
Күзләр тигәндер инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа