Очрашу истә калырлык узды
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганыбызга инде дистәләрчә еллар узса да, мехфак буенча курсташлар үзара аралашып һәм очрашып торабыз. Һәр биш ел саен тантаналы шартларда курсташлар очрашуы үткәрү күркәм традициягә әверелде.
Чираттагы тапкыр очрашуны оештыручылар Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка аны вакытыннан алда уздыру турында хат белән мөрәҗәгать иттеләр. Эш графигы тыгыз булуга карамастан, ул май ахырында очрашырга ризалык бирде. Моңа югары уку йортының 100 еллык юбилее да этәргеч булгандыр. Өстәвенә армия сафларында хезмәт иткәннән соң укырга кергән күп кенә дусларыбыз 70 яшьлек юбилейларын да билгеләп үттеләр.
Студент елларын һәр кеше җылы хисләр белән искә ала. Яшьлекнең иң гүзәл чоры югары уку йорты стеналарында, студент эскәмиясендә уза бит.
Нәкъ менә яшьлектә, туып-үскән йорттан, әти-әниләрдән аерылып китеп, без ниндидер бер проблемалар белән күзгә-күз очрашабыз, аларны үз көчебез белән хәл итәргә тырышабыз һәм тәүге тапкыр билгеле бер уңышларга ирешәбез. Институт стеналарында, тулай торак бүлмәләрендә әнә шулай үсәбез, ныгыйбыз, чыныгабыз.
Имтиханнар алдыннан була торган борчылу-дулкынлануларны кем генә оныта алыр икән? Ул вакытта без барыбыз да бер зур, дус гаилә булып яшәдек. Безнең төркем бигрәк тә дус иде, бездә нигездә авыл яшьләре укыды бит, шуңа да дуслыгыбыз көчле булгандыр. Ә менә еллар узгач, еш очрашып торсак та, һәркемнең үз мәшәкатьләре, үз тормышы дигәндәй.
Бөтен курсыбыз белән без Борисково авылы янындагы «Ферма-2»дә тулай торакта яшәдек. Кырмыска оясындагы кебек тормыш кайнап тора иде. Һәр бүлмәдә дүртәр тимер карават, фанерадан эшләнгән яшел төстәге ашау өстәле. Дүртебез дә сызым такталарын җәеп салсак, бүлмәдә борылырга да урын калмый иде. Юынырга бары салкын су, душ турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ул чакларда телевизор һәм суыткыч экзотика иде әле. Шуңа да карамастан чисталык саклап яшәдек, көн дә тәмле итеп ашарга пешерә идек. Авылдан алып килгән бәрәңгене зур табада, эретелгән майда кыздырабыз, аның тәмлелеге - телне йотарлык була иде.
Рөстәм Нургалиевич та безнең белән бер төркемдә укыды, бер тулай торакта яшәде. Уку елларында ул башта министр, аннары премьер, ә соңрак ТР Президенты булырмын дип бәлки хыяллангандыр да. Кайсы гына солдат генерал булырга хыялланмый икән, диләр бит.
236 нчы төркемдә, үзе кебек үк төркемдәшләр арасында, ул берни белән дә аерылып тормады. Зарарлы гадәтләре булмады, пөхтә иде, тырышып укыды, производство практикалары вакытында да сынатмады.
Институтның К. Маркс урамындагы төп бинасы безне бәйрәмчә каршы алды. Тантаналы чаралар үткәрү өчен актлар залын затлы һәм зәвыклы итеп ремонтлаганнар. Сәгать 10 да тантаналы шартларда ТР гимны яңгырады.
Уку йорты ректоры, галим-нәрнең кызыклы чыгышларын тыңлаганнан соң, актлар залының зур экранына фотоларын чыгарып, арабыздан иртә киткән илле өч төркемдәшебезне бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Очрашуның тантаналы өлеше тәмамлануга, экскурсия автобусларына утыртып, безне шәһәрнең тарихи урыннары буйлап йөрттеләр һәм ахырдан «Тимерхан» ресторанына китерделәр. Биредә һәрвакыттагыча мавыктыргыч күңел ачу программасы әзерләнгән иде, популяр эстрада артистлары чыгыш ясады. Сәламләү чыгышыннан соң Рөстәм Нургалиевич бер төркем төркемдәшләргә орденнар, медальләр, ТРның мактаулы исемнәрен тапшырды. Һәр чыгышта педагогларыбызга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре яңгырады. Чыннан да, безне талантлы укытучылар, профессорлар, үз һөнәрләренә җаны-тәне белән бирелгән, укыту процессына бөтен күңелләрен биргән, зур хәрефтән языла торган ке-шеләр укытты бит. Кызганыч, күбесе бүген арабызда юк инде. Әмма аларны шундый ук көчле мөгаллимнәр алыштыргандыр дип ышанасы килә.
Равил Заһретдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа