Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ә үткәннәр кире кайтмый

Бар укытучы, бар укытучылар укытучысы - мәктәп директоры. Укытучылар бәйрәме аларның да бәйрәме.

Һөнәрләрнең югалмый, кешеләрнең картаймый торганнары була. Ул - укытучы. Аның белән исәнләшәләр икән - чын йөрәктән, яраталар икән - эчкерсез. Чөнки аның янында син һаман бала.

Кайчандыр мәгариф идарәсе шәһәрнекенә һәм районныкына бүленеп РОНО һәм ГорОНО дип атала иде. Бар иде бит заманалар, мәгариф бүлеге халыкныкы иде. Ә хәзер? Сез беләсезме кемнеке? Мин белмим... Бүген авылы, шәһәре бергә, белем һәм тәрбия бирү белән хатын-кызлар шөгыльләнә. Ләкин район мәгарифе тарихында тирән эз калдырган, мин бу мәкаләмдә авыл мәктәпләрен күздә тотам, укучыларның, укы-тучыларның гына түгел, ә ата-аналарның да ихтирамын казанган шактый директорлар булды, хәзер дә бар. Чупай мәктәбендә Әмин абый Шәехов, Сөләйдә Әсләх абый Гаязов, Кәләйдә Гөлчирә апа Рәхмәтуллина, Мәмәттә Алмаз абый 
Галиев, Бишмунчада Ландыш апа Зарипова, Елховойда Тимер абый Вәлитов, Кичүчатта Гөлнәзирә апа Галиева, 
Кузайкинода Николай Семенович Новиков, Рус Акташында Василий Матвеевич Субботин, Иске Суркинда Лидия Савельевна Лисина, Колшәриптә Галия апа Исрафилова, Урсалыда Илгиз абый Нуриев һәм башка бик күп (монда исемнәре телгә алынмаганнар рәнҗемәсеннәр, алар бик күп) дәрәҗәле директорлар үзләренең бөтен булмышларын балаларны укытуга, тәрбия бирүгә, мәктәпнең методик һәм матди базасын ныгытуга, яңа мәктәп төзүгә багышладылар. Ул чорларда авыл мәктәбе директорларының «директоры» - район халык мәгарифе бүлеге (РОНО) мөдире Заһит Зиннур улы Гамиров иде. 

Директорлар  «директоры», яки Зур «сам»

Әрекмән кәбестә булмас, адәм фәрештә булмас, дигәндәй, Заһит Зиннур улының да төрле чагын күрергә туры килде. Тик, «үткәннәр сагындыра» дип кенә түгел, әле бүгенге җитәкчелеккә ул дәрәҗәгә ирешү өчен шактый көч куярга кирәк. Ниндидер бер оешмага зам итеп чакыргач, «зур гына «зам» булып йөргәнче, бәләкәй генә «сам» булуым яхшырак» дип әйткән диләр иде. Ул әйткән бик күп сүзләрне хәтерләүчеләр әле байтактыр. 

Аталарча кайгырта белгән, вакыты белән бик кырыс, таләпчән, вакыты белән бик хисле, романтик җитәкче иде. Әйткән сүзен үти, биргән вәгъдәсен онытмый.

Авылда мәктәп ябылгач, мин бу хәл белән ризалашмыйча газетага да, Мәгариф министрлыгына да хат яздым. «Жалоба язучы синмени әле ул, - диде РОНОга баргач Заһит Зиннурович. - Кайчан синең турыда яхшы сүз ишетәм, шул вакытта кул биреп күрешермен», - диде. Мин Казанга белем күтәрү курсларына киттем дә, доцент Гөлнара Тахтамышева үтенече буенча методик бүлмәне эшләдем. Юккамыни мин рәсем укытучысы. Министрлыкның Рәхмәт хаты РОНОга миннән алдарак кайтып җиткән иде. Мин командировка кәгазьләрен тапшырырга дип РОНОга килдем. Баскычтан икенче катка күтәрелгәндә ул төшеп килә. Бер сүз дәшмичә, күрешергә дип кулын сузды. Сүзендә торды.

Райондагы бөтен укытучыны исемләп белә иде Заһит Зиннурович. Укытучыларның август киңәшмәсе. Август киңәшмәсе дигәннән, ул директорлар, укытучылар өчен көтеп алынган бәйрәм була иде. Бер укытучы ханым, «без август киңәшмәсен «күлмәк бәйрәме» дип атый идек», ди. Менә бүләкләү өлеше башланды. Сәхнәгә чәчләренә чал төшкән, иптәш Гамировның үзе белән бергә олыгайган Укытучы апа күтәрелде. Заһит Зиннурович Евгений Долматовский сүзләренә композитор Марк Фрадкин көй язган «А годы летят...» җырыннан түбәндәге юлларны сөйләп, аркасыннан кагып, Мактау кәгазе биргәне хәтердә. 

А годы летят, наши годы,   как птицы, летят,
И некогда нам  оглянуться назад.

Сагынырлык әйберләр күп
Бүген инде алты дистәне түгәрәкләгән бер төркем ир-ат укытучыларны да кайчандыр нәкъ менә ул үзе эшкә кабул итеп, аларга директор вазифасын йөкләгән. Рәшит Фахразиев, Илхәт Фәттахов, Нияз Гулумов, Рамил Гыйниятуллин, Фагил Хөснуллин, Мөҗип Мәрданшин, Тәлгать Фәйзетдинов, Михаил Куренков, Николай Степанов, Надил Мортазин һ.б. Болар әле бер өлеше генә. Директорлар «армиясе»ндә Нурия Осипова, Нәсимә Фадеева, Клара Павлова, Нәкыя Кильдюшова кебек уңган-булган берничә хатын-кыз да бар иде.

Бүген инде кемнәрдер бакыйлыкка күчкән, берәүләре директор хезмәтенең «рәхәт-легенә» түзә алмый башка эшкә күчкәннәр. Икенчеләре исә, һаман «үзем сайлаган язмыш» дип шул игелекле хезмәтен дәвам итәләр.

Илхәт ФӘТТАХОВ, 
кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 
Кәләй мәктәбе директоры:

- Директор булып эшли башлавыма утыз беренче ел китте. Ул вакытта авыл директорларының 90 % ын ир-атлар тәшкил иткәндер. Хатын-кыз директорлар бармак белән генә санарлык иде. Бик көчле остазларга туры килдек: Молодежныйда Герасимов, Кузайда Н.С. Новиков, Сөләйдә Әсләх абый, Чупайда Әмин абыйлар һ.б. Гөлчирә апа үзе бер зур шәхес. Аларда бернинди «мин кем»лек юк иде. Һәрвакыт я шаяртып, я тыныч кына киңәшләрен бирәләр иде, үзләре белән тиң күреп аралаштылар. Заһит Зиннурович бик таләпчән, бик гадел иде. Һәр чорның үз плюсы, үз минуслары була. Ул вакытта мәктәп өчен бөтен кирәк-яракка разнарядка була иде, Бөгелмәдән барып ала идек. Яшьлек тә үзенекен иткәндер, ул вакытта җан тынычлыгы белән, дәртләнеп эшләү бар иде. Мәктәпкә эшкә килүчеләр дә күп иде. Хәзер заман башка. Һәр чорның үз таләбе.

Нәсимә ФАДЕЕВА, 
1986-2011 елларда 
Васильевка мәктәбе 
директоры: 

- Хатын-кызлар күп түгел идек. Югары Акташта Нурия Гаязовна иде, Бишмунчада Ландыш апа, Кичүчатта Гөлнәзирә апа. 1985 елда мәктәп директоры кулыма конверт тоттырды да, сине ронога чакыралар диде. Автобус белән киттем. Мин барганда Гамиров юк иде. Көтеп тордым инде моны. Килде бу. Конвертта нәрсә икәнен беләсеңме, ди. Юк, мин әйтәм. Ә анда директорның эштән китәргә дигән гаризасы икән. Шуннан бухгалтериядән Люция апа белән сөйләште дә, ул минем директор итеп билгеләнү турындагы боерыкны тотып керде. Ул вакытта авылда коттеджлар төзи башлаганнар иде. Мин әле кияүгә чыкмаган, Заһит Зиннурович шунда ук квартирага гариза яздырды. Шул гомер эчендә яңа мәктәп салдык. Кызганыч, 13 ел эшләп калды мәктәп. Директорларны зур җитәкчегә санап кабул итә иде ул. Сагынырлык әйберләр күп. 8 Март алдыннан, мәктәп өчен Минск шәһәренә проект алырга барырга дип, Заһит Зиннурович записка язып җибәргән иде. Ул язу әле һаман да сак-лана. Бик рәхәт эшләдек. 

Юлларда сары-сары яфрак... Һаваларда киек казлар моңы, колакта балаларның шат авазлары, күңелдә кыңгырау чыңы, ә җанда... Укытучы апа, укытучы абый, Сезгә әле дә, күзләрен зур ачып, эчкерсез, самими балачак карап тора.

Саннар теле белән
Бүгенге көндә шәһәрдә 34 белем бирү учреждениесе эшли. 34 директорның бары тик 6 сы гына ир-ат.
1. М. Таһиров исемендәге 1 лицейда
2. 4 нче мәктәптә
3. 1 нче лицей-интернатта
4. «Адымнар» мәктәбендә
5. Урсалы мәктәбендә
6. 2 нче кичке мәктәптә.
Авыл җирлекләрендә бүген 28 мәктәп эшли. Шуларның бары тик бишесендә генә директорлык вазифасын ир-ат укытучылар алып бара.
1.     Кәләй мәктәбендә
2.     Яңа Нәдер мәктәбендә
3.     Сәрән мәктәбендә
4.     Иске Михайловка мәктә-бендә
5.     Тайсуган мәктәбендә.
Райондагы 4 коррекция мәктәбенең берсендә ир-ат директор.
Шәһәрдә өстәмә белем бирүче 3 учреждениенең өчесендә дә директорлар ир-атлар.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса