Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт хатын-кызлар советы ялгыз пенсионерларга ярдәм итү акциясен игълан итә

Акциянең максаты-ялгыз пенсионерлар кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтеп, татлы бүләкләр җыю.

Әлмәт хатын-кызлар советы ялгыз пенсионерларга ярдәм максатыннан, акция уздыра.

Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Шоколад, конфет, печенье яки башка ризыкларны оештыручыларга тапшырырга кирәк. Ризыклар яңа, пакетта һәм озак саклана торган булырга тиеш.

Бүләкләр җыю 3 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр Төзүчеләр проспекты, 9а адресы буенча урнашкан Әлмәт һөнәри көллиятендә 8.00 дән 16.00 сәгатьтә оештырылачак.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса