Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Октябрь башында өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде.

Әлмәтнең яшьләр үзәгендә өлкәннәрне хөрмәт итү бәйрәме узды. Залда җыелган ветераннар оешмалары активистларын район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов, район ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин һәм башкалар сәламләде.

Хәзерге вакытта Әлмәт муниципаль районында 46 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше яши. Үз чыгышында район башлыгы өлкән буынның  хезмәте аркасында без имин, матур шәһәрдә яшибез, дип билгеләп үтте. Авырлыкларга карамастан, алар халык хуҗалыгын күтәрәләр, киләчәк буын файдасына эшлиләр.

"Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре! Әлмәт районы Сезнең белән хаклы рәвештә горурлана. Күп кенә позицияләр буенча безнең ветераннар советы искиткеч нәтиҗәләргә ия: бу безнең хәрбиләргә ярдәм оештыру да, спорт та, патриотик юнәлештәге проектлар да, мәдәният тә, башка бик күп нәрсәләр. Сез актив тормыш рәвеше алып барасыз, проектларыгызны, планнарыгызны уңышлы тормышка ашырасыз. Үзегезнең дәртле, тормыш энергиясе белән безгә, яшьләргә, безгә әле күп нәрсәне өйрәнергә, үрнәк алырга кирәклеген аңлатырга омтыласыз. Сезгә  күтәренке кәеф, озак еллар сәламәт булуыгызны һәм гаилә бәхетен – якыннарыгызның җылысын телим, - диде район башлыгы өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп.

Аннан соң бүләкләү тантанасы булды. Мәгариф идарәсе ветераннары РФ Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе һәм «ТР Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» отличие билгесе белән бүләкләнделәр . Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә, шулай ук ветераннар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәннәргә Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамоталары тапшырылды.

Сергей Крайнов республика җитәкчелеге исеменнән ветераннар активын котлады, барлык катнашучыларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде.

Сәнгать эшчәнлегендә катнашучыларның иң яхшы концерт номерлары кунаклар өчен күңелле бүләк булды,дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса