Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында яңа билгеләнү

Башкарма комитет җитәкчесенең хокук мәсьәләләре буенча урынбасары билгеләнде.

Бу елның 2 октябреннән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең хокук мәсьәләләре буенча урынбасары итеп Дамир Яфизов билгеләнде. Элегрәк ул Әлмәттә шәһәр прокуроры булып эшләгән иде. Дамир Яфизов 1966 елда туган, югары юридик белем алган. 1992-1997 елларда Яфизов Апаст районы прокуратурасы тикшерүчесе була, 1997-2023 елларда Аксубай, Болгар һәм Әлмәт прокуроры булып эшли. Аның хезмәт эшчәнлеге «Россия прокуратурасына 290 ел» медале, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, «Россия прокуратурасына 300 ел» медале, «l дәрәҗә Законга тугрылык өчен» билгесе кебек бүләкләр белән билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса