Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Думада дача хуҗаларына мунча һәм сарайга кайсы очракларда салым түләнмәвен аңлаттылар

Кайбер очракларда дача хуҗалары участоклардагы мунча, сарай һәм бәдрәфләргә салым түләмәү хокукына ия.

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шушы очракларга ачыклык кертте.

Аның сүзләренчә, әгәр алар ныклы фундаменты булган хуҗалык корылмалары икән, бу очракта салым түләргә кирәк.

«Икенче очракта әлеге корылмалар (мунча, бәдрәф, сарай, теплица һ.б.) капиталь төзелеш объектлары дип саналмый һәм гражданнар аларга салым түләргә тиеш түгел», - дип искәртте депутат.

Росреестрда билгеләп үтүләренчә, әгәр корылманың фундаменты һәм капиталь объект төсмерләре булса, бу очракта сарай, мунча яки бәдрәф теркәлергә тиеш.

«Аннары ул мондый күчемсез милек өчен салым түләргә бурычлы», - диде депутат.

Гаврилов искәртеп үткәнчә, Салым кодексы буенча дача хуҗалары шәхси участокта торгызылган бер хуҗалык корылмасына салым түләүдән азат ителә. Моның өчен аның мәйданы 50 квадрат метрдан артмаска тиеш.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса