Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәфкать Шаһиевне гомер бәйрәме белән котлыйбыз

Бүген танылган якташыбыз, тел галиме, мөгаллим, язучы, газетабызның баш мөхәррире Рәфкать Шаһиевнең гомер бәйрәме.

Елмаямын –
Борчуларым сизмәсеннәр.
Шаярамын –
Хәсрәтләрем белмәсеннәр.
Күзләремә янып торган очкын өстим,
Йөрәгемнең ялкыннарын күрмәсеннәр.

Зарланмыймын –
Кемгә кирәк минем зарым.
Шөкер итәм –
Ходай миңа бирде барын.
Шуңа күрә башкаларга шатлык бирәм,
Яшәвемнең мәгънәсен дә шунда күрәм
, дип яза Рәфкать абый үзе. 

Беркайчан да беркемгә дә авыр сүз әйтмәс, йомшак итеп кенә киңәшен бирер, ярсыганнарны ипләп кенә тынычландырып җибәрер. Һәрбер кешенең иң яхшы ягын күреп, аның иҗади потенциалын тоеп, шуны матур итеп укучыга җиткерә. Вакыты – вакыты белән уйчан, шаян, сабыр, җитди, кешлекле, бер кайчан да тик тормый торган Рәфкать абыйны ихластан юбилее белән котлыйбыз! Хатын-кызлар коллективында эшләү ансат түгелдер, әмма сез безнең алыштыргысыз җитәкчебез! Гел шулай елмаеп, борчуларга бирешми, хәсрәтләрне белми, зарланмый, шатланып, барыбыз өчен дә матур үрнәк булып яшәгез, эшләгез! Юбилеегыз белән! Хөрмәт итәбез сезне! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса