Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә

Әлмәт муниципаль районы башлыгы үзенең телеграм-каналында өлкән буын вәкилләрен котлады.

Бүген, 1 октябрьдә, халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов барлык өлкән яшьтәге кешеләрне котлады һәм аларга хезмәтләре, гаиләләре турында кайгыртулары һәм еллар буе тупланган тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерде.

"Сезнең хезмәтегез, гаиләгезгә мәхәббәтегез һәм кайгыртуыгыз, еллар дәвамында тупланган тәҗрибәгез – болар барысы да без буыннан-буынга сакларга һәм тапшырырга тиеш булган иң кыйммәтле мирас. Тормышыбызда булганыгыз өчен рәхмәт сезгә!", - дип яза Тимур Нагуманов котлавында.

Ул шулай ук өлкән буынга хөрмәт безнең җәмгыятьнең иң мөһим кыйммәтләренең берсе булуын ассызыклады.

Ахырда район башлыгы әлмәтлеләргә мөрәҗәгать итеп: "Кадерле әлмәтлеләр, бүген  искә төшерегез, шалтыратыгыз, кадерле әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга күбрәк игътибар биререгез! Алар бит безнең байлыгыбыз!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса