Юкка гына «буран»нар киленемени ул?!
Килен каенана туфрагыннан, диләр. Ә менә Чупай авылында гомер итүче Резидә Расих кызы Әхмәтшина каената туфрагыннан булып чыккан.
Татар халкы гомер-гомергә һөнәрле булган, эшләп ашаган. Бу - безнең канда. Тарихка күз салсак, Болгар чорында ук тимер, тире эшкәртү, зәркән эшләнмәләр ясау белән даны еракларга киткән.
Бүген инде яшәү рәвеше башка, тормыш агымы бүтән. Хәзер тире иләп, йон тетеп, чабата үреп, көянтә, дуга бөгеп көн күрмиләр, кәсеп итмиләр. Шулай да, сирәк булса да, борынгыдан калган кәсепләргә яңа сулыш өреп, кемдер тәрәзә йөзлекләре ясый, икенчеләр киездән башмаклар эшли, агачтан йорт җиһазлары ясый. Борынгыдан килгән күп кәсепләрне хәзер яңа форматтагылар алыштыра. Берәүләр керфек «үстерә», каш ясый, тырнак «ясата», икенчеләр кәгазьдән булса да кәрҗин үрәләр. Ә ул рәсем ясый, калфак бизи.
Кайчандыр кәсепнең төп вазифасы акча эшләү, гаи-ләгә керем кертү, җан асрау өчен булса, бүген аны ике төргә бүлеп карарга мөмкин. Әйе, кемдер кәсеп итеп аз булса да матди табыш ала, ә кемдер үз кәсебе белән рухи ләззәт, җан рәхәте таба, аны башкаларга өләшә.
- Рәсем ясау белән нәсе-лебездә берәүнең дә шөгыльләнгәне юк. Үземнең дә башка килгән нәрсә түгел иде. Китапханәдә эшли башлагач, интернеттан күреп, кызыгып киттем. Шулкадәр мавыктыргыч, җанга рәхәтлек, тынычлык бирә торган эш - кәсеп икән. Матурлыкны күрергә генә түгел, ә җаның белән тоярга өйрәнәсең. Бөтен җирдән шул матурлыкны эзлисең. Аннан инде аны башкаларга да өйрәтәсе килү теләге туды. Анысы инде канга сеңгән укытучылык «диаг-нозы», - дип елмая Резидә ханым.
Әйе, юкка гына «буран»нар киленемени ул?! Рәсем ясамасалар да, килен булып төшкән гаиләсе дә эшле-ашлы була аның. Каенатасы Искәндәр Гаделша улы Әхмәтшин авылда мич чыгарган. Авыл җирлекләренә газ кереп, зур мичләрне сүткәч тә, тиз генә яңа төр мич чыгаруны үзләштереп ала. Кулы-кулга йокмый. Ялт иттереп, тиз генә, буран уйнаткан кебек, эшләп ташлый торган була.
Резидә ханым да рәсем сәнгате өлкәсенә чын буран булып килеп керде. Ул рәсем ясаудан ләззәт ала, матурлык дөньясының серенә ныграк төшенә бара. Әдәбият, рәсем сәнгате һәм укытучылык өчесе бергә бербөтен булып берләшә.
Тыныч кына, китапханәдә үзе өчен генә башланган эшенә башта балаларны җәлеп итә, аннан өлкәннәрне. Географиясе дә киңәйгәннән-киңәя. Китапханә диварлары гына кысан аңа хәзер. Шәһәр күләмендә уза торган һәр чарада буяулары, пумалалары, аны әйләндереп алган халык белән була Резидә Расих кызы. Әлеге эшенә булган яратуын башкаларга да күчерергә сәләтле ул. Аның ясаган рәсемнәре башкаларда өмет, ышаныч уята торган, яктылык белән сугарылган, башкаларның күңел халәтен чагылдыручы төрле төсләрдән тора. Ул иҗатта һәркемгә үзен ачарга мөмкинлек бирә. Өстәлгә буяуларын чыгарып салуга, аны балалар да, өлкәннәр дә сырып ала. Бу - кешеләрнең ачык-матур төсләргә сусавына, аклы-каралы, соры тормыштан туюына бер ишарә түгелме?
Гомуми шәһәр чараларыннан тыш, мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен оештырылган Кече Сабантуйда да бер авырыксынмыйча катнаша Резидә ханым.
- Һәр кеше җылы, ихлас мөнәсәбәткә мохтаҗ. Андыйлар бигрәк тә. Ничек инде аларны шул рәхәттән мәхрүм итәргә кирәк, - ди ул.
Быелгы Чупай авылы Сабантуенда бик күпләр Резидә Расих кызы төркеменә йөрү-челәр бизәгән савытларны бүләк итеп алды. Без, кайдадыр читкә, ял итәргә барсак, үзебезнең күз алдында ясап, «ат бәясенә» сатып җибәргәннәренә күнектек. Ә монда, Сабан туе барган вакытта да күпләр пыяла савыт-сабага рәсем төшереп, бизәп, җан рәхәте алды. Бу инде үз фантазияң, дөньяны үзеңчә тануың, аны төсләрдә чагылдыра белү сәләтең.
Авылга кунакка кайтучылар да китапханәгә - рәсем ясау «остаханәсенә» килми калмыйлар. Берәүләр ялга кайткан балалары, оныклары белән киләләр, икенчеләре исә башка төбәкләрдә яшәүче туган-тумачаларын әлеге сәнгать әсәрләре, аны тудыручы белән танышырга, бергәләп рәсем ясарга алып киләләр.
Быелгы җәйдә Үзбәкстан кунаклары Резидә ханымда осталык мәктәбе узып, үзләре дә шул дөньяга «чумып», ләззәтләнеп киткәннәр. Адәм баласына күп кирәкми: тәмле тел, җылы караш, яхшы мөгамәлә. Иң мөһиме - гадилек, гаделлек, эчкерсезлек.
Югыйсә, Ташкент тикле Ташкентта яшәгән кешеләр әллә нинди затлы сәнгать йортларын, картиналар галереясын, оста рәссамнарны, остаханәләр, күргәзмә залларын күрергә мохтаҗ түгел. Алай түгел икән, монда хик-мәт башкада.
Эзләнгән кеше, әлбәттә, бер урында таптанып тора алмый. Игътибар итсәгез, хәзер күп кенә хатын-кызлар төрле чараларда чәчләренә калфак кадап чыга башладылар. «Кансир калаеннан ясаган калфаклар» дип язсам да, монда мәгънә башкада. Сатып алып чәчкә кадау түгел, аны үз кулларың белән эшләп, зәвык белән бизәүдә. Резидә ханым бу эшне дә шактый гына үзләштереп, яшьләрне җәлеп итә алды.
Язманы укучылар, бу ханымның бер дә эше юк икән, дип уйламасыннар. Аның бизәкләп салган бә-лешләре дә, төрле тәм-том рецептлары да инде күптән интернет челтәрен иңли. Ул эшсез тора торган түгел, бары шул гына. Хатын да, әни дә, әби дә... Кем генә, нинди генә рольдә булмасын, һәр эше җан җылысы белән эшләнә.
Күрәсез, без җан тынычлыгына, җан җылысына мохтаҗлык, кытлык киче-рәбез икән. Безгә гадилек, ихласлык җитми. Матурлык дөньяны коткарыр, диләр. Юк, ул матурлыкта ихласлык булса гына дөнья сакланыр, яшәүнең мәгънәсе, кызыгы булыр, җаныбыз дәваланыр. савыгыр. Резидә ханымда ул җитәрлек. Килегез, нәкъ кинодагы кебек, «сине дә дәвалар, мине дә дәвалар».
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа