Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы быел 7 ГАЗель Next автобусы алачак

Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында пәйда булды.

Әлмәттә җиде яңа Next A65R35 ГАЗель микроавтобусы сатып алырга планлаштыралар. Һәр автобусның бәясе 3,77 миллион сум тәшкил итә, ә гомумән алганда аларга 26 миллионнан артык акча тотылачак. Мәгълүмат сатып алу өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында урнаштырылган. Заказчы булып Әлмәт районы башкарма комитеты тора.

Микроавтобусларның түбәндәге характеристикалары бар: чыгарылган ел 2023, сыйдырышлылыгы 17 урын,  двигатель куәте 104,3 л.с., экологик класс Евро – 5.

Шулай ук сайтта күрсәтелгәнчә, кайтарып җиткерү вакыты контракт төзелгән көннән алып 30 көн тәшкил итә, ягъни 2023 елның 4 сентябре. Шуңа күрә шәһәрдә транспорт чаралары октябрь башында барлыкка килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса