Җәлилчеләрне искә алу патриотизммы икән?
Соңгы араларда патриотизм дигән төшенчә бик еш ишетелә башлады. Бөтен җирдә шуны сөйлиләр. Бөтенесенә шундый бурыч куялар.
Утыз елдан соң «исәнме кодагый». Бу еллар эчендә туган балалар телевизордан покемон карап, инде үзләре зур түрәләр булдылар.
Ул буын өчен армиягә бару мескенлек, әти-әниең, димәк, «шишка» түгелләр, димәк, син «крутой» түгел дигәнне аңлата иде. Мәктәпләрдә А. Фадеевның «Яшь гвардия» әсәрен укымадылар, «Аҗаган» уенына чыкмадылар. Ә Җиңү көненә һәр мәктәп «коробка» әзерләде. Дәрес-ләрдән бушатып малайларны, кызларны «айт два» йөрттеләр. Нәрсә, патриотизм, илне, Ватанны саклау, аның белән горурлану, ярату турында бер дә әйтелмәдеме? Әйтелсә дә, димәк, формаль төстә? Юк, мәктәпләрдә укулар башланыр алдыннан мин һич кенә дә укытучылар өстенә кара ягарга җыенмыйм. Бу бары тик факт. Эшләнгән, тик нәтиҗә юк. Ә хәзер, атны урлаткач абзарны бикләгән кебек, без бөтен җирдә патриотизм дигән сүз кыстырабыз. Супермаркет диварларында да шул эчтәлектәге реклама такталары. Ә гамәл? Ә нәтиҗә? Эчтәлек?
Ни өчен яңадан мо-ңа әйләнеп кайтаммы? 25 августта татар дөньясы Җәлил һәм җәлилчеләрне искә ала. Бу көнне татарның курку белмәс улларының фашист балтасы астында башлары чабыла. Шуларны тагын бер кат хәтерләрдә яңартырга, аларның батырлыгы алдында баш ияргә җыела торган көн. Ә кемнәр килә соң һәйкәл янына? Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, биш-алты китапханәче, биш-алты укытучы, тәрбияче, биш-алты язучы һәм алар янында йөрүче әдәби берләшмә абый-апалары. Шуның белән Аллаһы әкбәр. Хакимият башлыгының вакыты булып, ул киләм дисә, бөтен иярченнәре ияреп киләләр. «Син монда бас, ул тегендә бассын, башта болай, аннан тегеләй», дип каныңа тоз салалар. Аның әле килергә вакыты булмый. Ул килмәгәч, башкалары килеп тә тормыйлар. Алай гына да түгел, Җәлилнең кем икәнен дә, 25 август нинди дата икәнен дә белмиләр. Ә бит бу көнне зур түрәләр, халыкка сүзләре үтә торган депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, һәртөрле оешмалар җитәкчеләре, яшьләр белән эшләүче-ләр, уку йортлары җи-тәкчеләренең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, яшьләр булырга тиеш иде. Алар андый митингка килүне кирәк санамадылар. Чөнки аның белән пиар, үзеңә реклама ясап булмый, күрәсең. Яңалык түгел. Ә бит Җәлилләр үрнәгендә тәрбияләнгән буын чирәм җирләрне күтәрде, БАМ, КамАЗ төзеде, нефть чыгарды, икмәк үстерде, илне саклады. Мәктәп тә, җәмәгатьчелек тә үскән җиреңне, туган илеңне яратырга, халкың, милләтең белән горурланырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәттеләр.
Әле генә август ки-ңәшмәсе булды. Мәга-рифкә яңалык кертәләр: укучыларга патриотик тәрбия бирергә. Һәм эшкә өйрәтергә, ягъни аларга беренче сентябрьдән такта сөртергә кушарга ярый. Әй Аллам, «Апа, бу бит былтыргы «А!» Чит ил үрнәгендә тәрбияләнгән буын бүген ачыш ясый.
Патриотизм ул хәрби комиссариатта повестка тапшырганда яки солдатларны озатканда гына сөйләнә торган сүз түгел. Ул гел бүтән. Пәри башка, җен башка. Бутарга кирәкми. Сүз белән эшне бербөтен итәр вакыт җитте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа