Яшь буынга әйтер сүзләре бар
«Өч буын очрашуы» Әлмәтнең төрле буын нефтьчеләрен бергә җыйды.
Татарстанда нефтьне эшкәртә башлауга 80 ел, Ромашкино ятмасының ачылуына 75 ел тулу һәм калабызның 70 еллыгы алдыннан күркәм бәйрәм узды. Аны «Татнефть» ААҖнең берләшкән беренчел профсоюз оешмасының Әлмәт территориаль беренчел профсоюз оешмасы оештырды.
Биредә «Татнефть» компаниясе ветераннары, тәҗрибәле белгечләр һәм яшь буын вәкилләре очрашты. Бергәләп алар республикабызда нефть тармагын үстерүгә күп көч куйган ке-шеләрне хөрмәтләделәр.
Чара Геройлар аллеясында башланып, бәйрәм кунаклары анда Әлмәтнең күренекле хезмәт ияләре хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чә-чәкләр салдылар. Җые-лучыларны сәнәгатьнең нефть, газ тармаклары һәм төзелеш хезмәткәрләре гомумроссия профессиональ союзының Татнефть Профсоюз төбәкара профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин сәламләде. Ул «Татнефть» компаниясенең хезмәт тра-дицияләренә нигез салган ветераннарга хөрмәт һәм игътибар күрсәтүнең гаять дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп үтте.
- Беренче скважинаны Бөек Ватан сугышы вакытында ике авыл кызы бораулаган, аларның берсенә быел 104 яшь тулачак. Бу ачыш республика һәм илебез халык хуҗалыгын торгызуда нык ярдәм итә. Нефть тармагының чишмә башында торучылар катлаулы шартларда эшләгәннәр, һәм без аларга хезмәтләре өчен чиксез рәхмәтле. Шуңа күрә дә без буыннар арасындагы бәйләнешне истә тотарга һәм югалтмаска, һәрвакыт бердәм булырга тиешбез, - дип ассызыклады Гомәр Кәримович.
УТНГП начальнигы Рөстәм Ткач ветераннарны барлык чараларда да күрүенә шат булуын билгеләп үтте, бу аларның нефть тармагының киләчәгенә битараф булмауларын һәм үз урыннарына килгән хезмәткәрләр буынына ярдәм итәргә әзер булуларын күрсәтә, диде ул.
«Татнефть» ААҖ Әлмәт территориаль ветераннар советы рәисе Николай Бочкарев барысын да бәйрәм һәм алда торган юбилейлар белән тәбрикләде. Ул компаниядә 4600 ветеран исәптә торуын һәм аларның күпчелегенең актив тормыш рәвеше алып баруларын һәм яшь буын хезмәткәрләргә ярдәм итүләрен сөйләде.
- Безнең ветераннарның «Татнефть»нең профсоюз әгъзалары булып калулары бик яхшы, бу күпне аңлата. Яшьләр өлкән буынны белсен һәм алардан эшкә өйрәнсен өчен аларны онытырга ярамый. Шуның бәрабәренә без традицияләрне саклап калачакбыз һәм хезмәт ке-шеләрен данлауны дәвам итәчәкбез, - дип билгеләп үтте ул.
Бәйрәм алга таба концерт һәм «Татнефть» ком-паниясенең хезмәт ди-настияләрен бүләкләү тантанасы белән дәвам итте.
Гомәр Яруллин сүзләренә караганда, нәкъ менә шундый гаиләләр өч буынны берләштерә дә, аларны хөрмәтләргә кирәк. Әлмәт территориаль беренчел профсоюз оешмасы рәисе Рузэль Шәймәрданов тармакның 80 еллык үсешендә үткәндәге һәм бүгенге һәр хезмәткәрнең гаять зур картинада мөһим пазл булуын ассызыклады.
- Нефтьче - ул нефть чыгару, аны эшкәртү, скважиналарга җир асты ремонты үткәрү, бизнеска хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре генә түгел, ә ашханә пе-шекчеләре дә, санаторий хезмәткәрләре дә һәм башка бик күпләр дә. Яшь белгечләр буыны бүгенге бәйрәмдә чагылыш тапкан тарихны истә тотарга тиеш. Без өлкән буынга хөрмәт күрсәттек һәм аларны һәрвакыт истә тотарга вәгъдә бирәбез, - диде ул.
Сәхнәдә сигез династияне тәбрикләделәр, кай-берләренең гомуми эш стажы 800 елдан да артып китә. Низамовлар гаиләсе нефть тармагы файдасына 200 елдан артык хезмәт куйган. Вячеслав Солтанович бу һөнәргә әтисе эзләреннән килүен һәм нәкъ менә шушы һөнәрне сайлавына бер тапкыр да үкенмәвен сөйләде.
- Мин нефтьче булып 65 яшькә кадәр эшләдем. Безне онытмаганнары, чараларга чакырганнары һәм концертлар рәвешендә бүләк ясаганнары өчен бик рәхмәтлемен. Андый очрашуларда без элекке хезмәттәшләребез белән аралаша алабыз. Хәзер минем улым да нефтьче булды, һәм мин аның белән горурланам, - дип уртаклашты Вячеслав Низамов.
«Өч буын очрашуы» бәй-рәме кысаларында кунак-лар «Татнефть» ветераннары иҗат коллективлары чыгышларыннан ләззәт алдылар һәм Әлмәт территориаль беренчел профсоюз оешмасы әгъзасы, ЕНПЗ слесаре Игорь Карсаловның фотосурәтләр һәм борынгы фотокамералар күргәзмәсен карап хозурландылар.
Гөлфия Ханова тәрҗемәсе
Арина Сафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа