Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ингосстрах»: ышанычлы булу - гади!

Кешеләргә һәрвакыт үз киләчәкләрендә ышанычлы булу мөһим, бу, әлбәттә, финанс мәнфәгатьләргә дә кагыла, шуңа күрә бу өлкәдә ышанычлы парт-нерларга мөрәҗәгать итү зарур.

Безнең Әлмәт районында иминият ачык акционерлык җәмгыяте Ингосстрах операцион офисы* уңышлы үсеш алды һәм клиентларына ышанычлырак булырга ярдәм итә.

Без Татарстан Республикасы Ингосстрах филиалы иминият компаниясе директоры Артемьев Максим Владимирович белән сөйләштек.

- Максим Владимирович, узган ел «Ингосстрах» компа-ниясенең Татарстандагы филиалы 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Озын гомерле булуның сере нидән гыйбарәт, бүлешеп китегезче?

- Иң элек Республика көне алдыннан хөрмәтле газета укучыларын һәм районның бөтен халкын котлап үтәсем килә! Чын күңелдән сезгә уңыш, сәламәтлек һәм рай-оныгызның алга таба да үсүен, яңа уңышларга ирешүен телим!

Узган ел филиалыбыз 30 еллыгын, ә «Ингосстрах» компаниясе 75 еллык юбилеен билгеләп үтте. Без зур һәм данлы тарихлы компания булуыбыз белән бик горурланабыз.

Ингосстрах 1947 елда СССР Тышкы эшләр министрлыгы боерыгы буенча төзелә, һәм шул вакыттан бирле илдә югары дәрәҗәле иминиятләштерүне үстерү өс-тендә эшли. Космосны, Олимпиада-80 һәм Олимпиада-2014не иминиятләштерү, чит илләрдә Совет һәм Россия объектларын төзү, мәдәни мирас объектларын иминиятләштерү - болар безнең уңышлы эшебезнең үрнәкләре. Бүген дә без шулай ук гражданнарның тормышын, сәламәтлеген һәм мөлкәтен, бизнесның барлык төр предприятиеләренең җаваплылыгын һәм мөлкәт мән-фәгатьләрен уңышлы иминият-ләштерәбез.

Татарстанда «Ингосстрах»ның структур бүлекчәсе 1992 елда оештырыла. Шул вакытта ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы «Ингосстрах» компаниясенә республикада үз бүлекчәсен ачуны сорап мөрәҗәгать итә. 30 елдан артык вакыт эчендә Филиал үсә һәм региональ иминият базарында үзенең лаеклы урынын яулый.

- Компания офислары Татар-станның кайсы шәһәрләрендә ачылды һәм яңаларын ачу планлаштырыламы?

- Хәзерге вакытта республикада компаниянең 15 офисы эшли. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, алар Татарстанның эре шәһәрләрен - Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, шулай ук республика районнарын да үз эченә ала.

Күп район башлыклары белән очрашулар үткәрдек һәм алардан уңай җаваплар алдык: район җитәкчелеге халыкның максималь сайлау мөмкинлеге һәм сыйфатлы иминият яклавы булуын тели.

Республикада яшәүчеләрнең барысы да ышанычлы иминият компаниясендә тулы хокуклы иминият яклавын ала алсын өчен көчебездән килгәнчә барысын да эшлибез.

Иминият яклавын оештырудан тыш, республика районнарында яңа эш урыннарын булдырабыз, соңгы 3 ел дәвамында офислары булган барлык муниципаль берәмлекләрдә Сабантуй бәйрәмендә катнашабыз, халыкның финанс грамоталылыгын үстерү буенча актив эш алып барабыз.

Сезнең район өчен «Ингос-страх»ның чагыштырмача яңа компания булуын яхшы аңлыйбыз, ә монда һәркем бер-берсен белә һәм яңалыкка зур игътибар белән карый. Безгә үзебез турында сөйләү мөһим, шуңа күрә без тулы мәгълүмат бирү ягында, бу - төп кыйммәтләребезнең берсе. Безгә үзебез турында сөйләү, тулы мәгълүмат бирү мөһим. Без ачык – бу төп кыйммәтләребезнең берсе. Әлеге эштә безгә агентларыбызны үз авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә яхшы белүләре дә ярдәм итә. Аларның тәҗрибәсе һәм халыкның аларга ышанычы быел күпсанлы яңа клиентларны җәлеп итәргә ярдәм итте.

- Коммерция сере булмаса, түләүләр турында бераз тулырак мәгълүмат биреп үтегезче.

- Юк, бу сер түгел. Язгы ташу вакытында безнең клиентларның биналарын су баскан, ә соңгы давыл вакытында берничә йортның түбәләре һәм йорт яны корылмалары зыян күргән. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча без зыянны җайга салуның гадиләштерелгән процедурасын кулландык. Аның төп уңай ягы -  документлар җыю таләп ителми, бары тик тикшерү үткәрү һәм клиенттан гариза гына кирәк. Тикшерүне без үз көчебез белән, гадәттә, белдерү көнендә үткәрәбез. Эшебезнең кулай нәтиҗәсе - инде 10 көн эчендә безнең клиентлар иминият компенсациясен ала алды. Зыян суммасы 50 мең сумга кадәр булган очракта компания әлеге җайга салу тәртибе гамәлендә эшли. Бу аз югалтулар буенча түләүләр мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә башкарылсын өчен эшләнә. Әлеге ысул давыл яки су басу очракларында бик актуаль. Шулай ук соңгы вакытта янгын чыгу сәбәпле йортларын югалткан гаиләләргә түләүләр ясалды, барлык клиентлар зыянны тулысынча капладылар.

- Өйне иминиятләштерү компаниясен сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

- Полисны рәсмиләштерү алдыннан исемлектәге барлык куркынычлар да бармы-юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Игътибар итегез, еш кына иминият компанияләре электр чыбыкларының кыска ялганышы, инженерлык системаларының ватылуы фактларын төп исемлеккә кертмичә, өстәмә түләүләр өчен полиска кертергә тәкъдим итәләр. Мәсәлән, «Ингосстрах» башкача эшли: компания клиентларга сыйфатлы яклауны гарантияләү өчен хәтта төп полислар кысаларында да куркынычларны киңәйтелгән каплау мөмкинлеген бирә. Теләгегез булса, өстәмә рәвештә пыяла ватылу очракларын, хайваннар яки атмосфера явым-төшемнәре китергән зыянны иминиятләштерергә дә мөмкин.

- Безнең район халкы күбрәк нәрсә иминиятләштерә*?

- Кеше өчен иң кыйммәтлесе - йорт. Шуңа күрә безнең төп иминиятләү төре - ул биналар һәм өй милке. Безнең турыда күбрәк кеше белгәнгә, ОСАГО буенча клиентлар саны актив үсә. Шулай ук еш кына КАСКО кебек төр белән кызыксыналар. Әлбәттә, бәхетсезлек очракларын иминиятләштерү еш башкарыла, бигрәк тә балаларны. Бездә яхшы ташламалы бик кызыклы программалар бар. Мисал өчен, 20 бала иминиятләштерелгән булса, ташлама 40 % булачак, ә иминиятләштерү исемлегендә 100 һәм аннан да күбрәк кеше булса, ташлама 60 % тәшкил итәчәк. Бу бигрәк тә мәктәпләрдә һәм спорт секцияләрендә балаларны иминиятләштергәндә актуаль.

- Иминият өлкәсендә профессионал буларак,  район халкына нинди киңәш бирә аласыз?

- Миңа Бенджамин Франк-линның сүзләре бик ошый. Байлар, иминиятләштерү ярлылар өчен, дип саныйлар. Ярлылар, иминият байлар өчен генә, дип уйлыйлар. Чынлыкта, иминиятләү - акыллы кешеләр өчен. Әгәр сезнең өегез яки машинагыз иминиятләштерелмәгән булса, иң гади эштән башлап җибәрегез, безнең агенттан яки офистан иминиятләүнең күпме торачагын, ташламалар һәм рассрочкалар алу мөмкинлекләрен ачыклагыз. Әлеге исәпләүләр өчен акча алмыйбыз. Күпләр иминиятләү хезмәтенең никадәр арзан икәнен белгәч, гаҗәпләнеп калачак.

- Максим Владимирович, эчтәлекле әңгәмә һәм биргән киңәшләрегез өчен рәхмәт белдерәбез.

- Белдергән кызыксынуыгыз өчен сезгә рәхмәт, һәркемне уңайлы офисыбызда көтеп калабыз. Монда тәҗрибәле белгечләр эшли, алар кирәкле полисны рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк һәм сезнең иминият белән бәйле сорауларыгызга җентекләп җавап бирәчәк. «Ингосстрах» офисы халыкка иминиятнең иң уңайлы шартларын гарантияли: агентлар һәрвакыт клиентлар ягында торалар, ә алар үз чиратында безгә үз яклауларын ышанып тапшыралар.

Ингосстрах иминият

компаниясе офисы түбәндәге адрес буенча

урнашкан:

Әлмәт шәһәре, Белоглазов ур., 133Б йорты.                                      

   Эш режимы: 09:00-18:00.

СПАО «ИНГОССТРАХ»

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса