Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл кешеләренә уңайлы булачак

Әлмәт хәбәрләре

 

Хәзер авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә электрокардиограмма ясату өчен шәһәрдәге поликлиникага барырга туры килмәячәк.

Авыллардагы фельд-шерлык-акушерлык пунктлары өчен Әлмәт район үзәк хастаханәсенә 30 электрокардиограф кайтарылды. ФАПлар әлеге медицина җи-һазы белән «Сәла-мәтлек саклау» мил-ли проектының сәла-мәтлек саклауның беренчел буынын мо-дернизацияләү прог-раммасы бәрабәренә тәэмин ителде. Яңа аппаратлар план-шеттан да, персональ компьютердан да эш-ли. ФАПларның алар белән тәэмин ителгән булуы авылда яшәү-челәргә медицина хез-мәте күрсәтүне тагын да уңайлырак итә. Хәзер район халкы электро-кардиограмманы авыл медицина пунктында да, өйдә дә ясата ала.

 

«Родничок» яңартыла

 

Түбән Мактамадагы «Родничок» клубы тиздән кабат ачылачак.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен клуб шактый гына таушалган, иске бинада (Достоевский ур., 10) ур-нашкан. Ул 260 квадрат метрга якын мәйдан били.  Яңартылган клубка йө-рүчеләр өчен тхэквондо, армрестлинг, кикбоксинг буенча секцияләр, шу-лай ук тренажер залы да эшләячәк.

 

Юллар төзекләнә

 

Әлмәт шәһәр автоюллар идарәсе юлларны төзекләндерүен дәвам итә.

Шәхси секторда җиде урамда ремонтланган юлларның озынлыгы 5,7 км тәшкил итте. Шулай ук шәһәр эчендә Радищев урамы (Белоглазовтан Совет урамына кадәр) һәм Гафиятуллин урамы (Әминов урамыннан Төзүчеләр проспектына кадәр)  төзекләндерелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса