Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды

Ярминкә гарантияле әңгәмә форматында узды.

22 августта Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге инвалидлар һәм башкалар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырды. Чара "Бердәм Россия" белән минем карьерам" проекты кысаларында узды.

Ярминкә гарантияле әңгәмә форматында узды. Инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен квоталы эш урыннары буенча вакансияләр тәкъдим ителде.

Мәшгульлек хезмәте белгечләре гражданнарга хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри ориентация, үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр.

Чарада 3 оешманың кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты:  8 нче балалар бакчасы, 27 нче балалар бакчасы, ПАО Таттелеком.


Эш бирүчеләр түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим иттеләр: кастелянша, җыештыручы, инженер, ашханә эшчесе, кече тәрбияче.

Вакансияләр ярминкәсенә барлыгы 42 граждан килгән, шуларның 11е инвалид, 8 эшкә урнашу юнәлеше бирелгән.

 

Фото: «Россия эше» кадрлар үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса