Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәяләү буенча тикшерүләр уздырылды

Эш барышында социаль хезмәткәрләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын тикшерделәр.

Социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын һәм вакытында күрсәтелүен контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 15 августта Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Юлия Шәфигуллина социаль хезмәтләр алучыларны кабаттан карап чыкты. Бу хакта Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Эш барышында социаль хезмәткәрләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең графигын, дәфтәрдәге язмаларның сыйфатын, отчет документларының булу – булмавын, клиентлар белән акчалата исәп-хисапларны рәсмиләштерүнең дөреслеген, күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең реестрга туры килүен тикшерделәр", - диелә хәбәрдә.

Шулай ук Юлия Шәфигуллина социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты һәм аларның теләкләрен тыңлады.

Фото: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса