Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Григорьевларның алтын туйлары үтте

Әлмәт шәһәрендә Юрий Һәм Флера Григорьевлар алтын туйларын билгеләп үттеләр!

11 августта Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсендә Юрий Викторович һәм Флюра Минназгамовнаның алтын юбилеен тантаналы теркәү узды.


Алар икесе дә  Бәләбәй шәһәрендә туып үскәннәр. Аларның танышуы балачакта, 13 яшьләрендә була. Ә берничә елдан соң аларның танышуы дуслыкка әверелә. Ул вакытта Флюра мәктәптә укый, 10 сыйныфны тәмамлый, ә Юрий Уфа шәһәрендә тимер юл техникумында укый. Ял көннәрендә Юрий ял көннәрендә өйгә кайтканда очрашалар. Бер-берләренә хаилар язышканнар.

1971 елда Флюра Бәләбәй Автонормаль заводына эшкә урнаша, техник контроль бүлеге контролеры белгечлеге ала һәм 1979 елга кадәр бу предприятиеда эшли.

1973 елның 11 августында Юрий  һәм Флюра туй үткәрәләр.

1974 елның маенда Юрийны Совет Армиясе сафларына алалар. Ул 1976 елның июнендә кайта.

Армиядән соң Юрий шул ук заводка инструменталь цехка урнаша. Ә 1979 елда алар Әлмәт шәһәренә күченәләр. Аларны яңа гына ачылган Әлмәт электр насослары заводына эшкә чакыралар. Шул ук заводта Юрий 20 ел югары разрядлы белгеч булып эшли.

Флюра декрет ялыннан соң Әлмәт чулки фабрикасына эшкә урнаша һәм лаеклы ялга кадәр анда 25 ел хезмәт куя.

Григорьевларның алтын туе

Туйда өстәлдә өч катлы зур торт торган, анда «яшь парга алтын туйга кадәр яшәүләрен телибез» дип язылган теләк чынга ашкан бит!

Бәхетле никахта Юрий белән Флюраның өч матур баласы туа: улы һәм ике кызы, алар аларга  биш онык бүләк итәләр. 

ЗАГС идарәсе исеменнән юбилярларга сәламәтлек һәм шатлык, озак еллар бергә яшәү теләкләре белән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

Фото: ЗАГС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса