Туганлык җепләренең кадерен беләләр
Балачакта булган вакыйгаларның бер бик матур сыйфаты бар - алар якты хатирәләр булып күңелгә кереп, мәңгегә истә калалар.
Әни миңа бәләкәй чактан ук үзенең иптәш кызлары гаиләсе турында сөйләп килде. Аларның әти-әниләре бүгенге көндә инде арабызда булмасалар да, аларның изге эшләре һәрвакыт күңел түрендә. Сүзем Нәдер авылының хөрмәтле гаиләләреннән берсе - Галиев-Мөхәмәдиевалар турында.
Фатыйма Мөхәмәдиева һәм аның тормыш иптәше Галим Галиев авылыбыздагы иң мәрхәмәтле, ачык кешеләр булганнар. Фатыйма апа 1926 елның 15 декабрендә туа. Ул 6 нчы сыйныфта укыган чагында Бөек Ватан сугышы башлана. Кечкенәдән әтисе аны үзе укыткан, санарга өйрәткән, шуңа да Фатыйма апа 7 нче сыйныфтан соң авыл Советында табельчы булып эшли башлый. Акыллы, игътибарлы кызны хезмәттәшләре хөрмәт итәләр, яшь булуына карамастан, аңа зур эшләр йөклиләр. Фатыйма апа кушкан һәрбер биремне җиренә җиткереп башкара, эштән курыкмый, эш дип янып тора. Еллар үтә бара. Сылу кыз Фатыйма үсеп җитә. 1952 елда ягымлы карашлы, бар эшне дә җиренә җиткерүче, көчле егет Галимне очрата ул. Яшь йөрәкләр бер-берсен яратып гаилә коралар, авылда гомер итәләр, үрнәк гаилә булып яшиләр. Берсеннән-берсе матур өч кызлары туа - Алсу, Гаҗилә, Наилә. Авыл балалары белән бик дус үсә алар. Аларга кунакка килгән саен Фатыйма апа балаларны өрек җимеше белән сыйлаган. Ул елларда аны сатып алу мөмкинлеге кыен булган, ә Галиевлар гаиләсенә бу татлы җимешне Ташкенттан туганнары Латыйфа апа посылка белән җибәргән. Галиевлар гаиләсенә авыл балалары аеруча Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә барырга яраткан. Ел саен Галим абый белән Фатыйма апа күрше-тирә балаларын чыршы бәйрәменә җыйганнар. Ялт-йолт итеп, төрледән-төрле уенчыклар белән сыгылып торган чыршының матурлыгын әкияттәге чыршы кебек кабул иткән сабыйлар. Аның бизәлеше мәңгегә истә калырлык булган. Салават күпередәй төрле төсле, кояштай балкып торган нурлары, хуш исләре әле дә күбесенең хәтерендә. Әйлән-бәйлән уйнап, җырлар җырлап, кичкә кадәр утыра торган булганнар. Татлы ризыклар белән сыйлап, бер баланы да игътибарсыз калдырмаган Галиевлар гаиләсе. Бу кичләрнең тагын бер матур ягы булган - бүләкләр өләшү мизгеле. Фатыйма апа белән Галим абый килгән кунакларга Яңа ел күчтәнәчләре әзерләп куйганнар. Бер сүз белән әйткәндә, бу гаилә күрше балалары өчен Яңа елның Кыш бабае белән Кар кызы ролен дә башкаручылар булган.
Гаилә киләчәктә Әлмәткә күченеп китә, тик балалары дуслары белән элемтәләрен өзми. Бүгенге көндә дә аралашып яшиләр. Хәзер инде аларның балаларының балалары да дуслар без.
Галим абый гомере буена Әлмәттә «Каздорстрой»ның СУ-854 оешмасында эшли. Шәһәрдә беренче асфальтларны cалуда актив катнаша. Фатыйма апа кибеттә, буфетта эшли. Пенсиягә СУ-854 оешмасыннан чыга. Монда ул лаборант булып озак еллар эшли. Эшендә тырышлыгы белән хезмәттәшләре өчен үрнәк була.
Өч сылу кызлары да тиз арада үсеп җитәләр. Олысы Алсу медицина юлын сайлый - шәфкать туташы булып 30 елдан артык эшли. Бүгенге көндә гаиләсе белән Мәскәүдә яши.
Иң шаяны һәм һәрвакыт шат күңелле булган уртанчысы Гаҗилә үз вакытында Әлмәтнең беренче косметологлары арасында булган зур тәҗрибәле белгеч. Ростов-Дон шәһәрендә укып кайта. Аңа кадәр медицина өлкәсендә белем ала. Үзенең хезмәтен бик ярата. Гаҗилә күп еллар дәвамында меңләгән кешегә матур, зәвыклы булырга ярдәм итә. Аның кызы Камилә дә әби-бабасы кебек бик ярдәмчел кыз булып үсә. Волонтерлар үзәгендә эшли. Бу юнәлештә актив эш алып бара, югары нәтиҗәләргә ирешә.
Төпчек кызлары Наилә кешеләргә карата ярдәмчел булуы белән игътибарны җәлеп итә. Яшь чактан ук үз дигәненә ирешә. Политехник техникумны уңышлы тәмамлый, озак еллар «Не-фтьче» Мәдәният сараенда эшли. Хәзерге вакытта шәһәребезнең зур сәүдә үзәгендә администратор вазифаларын башкара. Кызлар да әти-әниләре кебек кунакчыл кешеләр. Урамнан узып барган җирдән дә җитәкләп үзләренә кунакка алып кереп китәләр. Балалары, оныклары, оныкчыклары бүгенге көндә дә Фатыйма апа белән Галим абыйны гел искә алып торалар.
Алсу ханымның кече кызы Оксана хәзерге вакытта Австриядә яши. Ел саен диярлек Мәскәүгә һәм Әлмәткә кунакка кайталар. Үзләренең ике кызына да туган ягын, әнисенең туган авылы Нәдерне быел да күрсәтте Оксана. Читтә торсалар да, балалар үзләренең нәселен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш дип саный алар.
Австриядән үз машинасында меңләгән чакрымнар узып кайткан Патрик Әлмәтне бик үз итә. «Мондагы кешеләр шундый ачык, ягымлы, гел кайтасы килеп тора, дип әйтте бу юлы да», - дип уртаклашты апалары Наилә Гыйльманова. Чит илдән кайткан кунакларны Наилә ханымның кызы Альбина быел Татарстанның матур табигате, яңа ял базалары белән таныштырды.
«Ерак араны якын итеп, үз машинабызда сәяхәт итеп, 3 мең км ераклыктан кайтабыз туган ягыма. Инде балалар да юлга ияләшкән, машинабыз уңайлы. Ял итеп, табигатьнең матурлыгына соклана-соклана кайтабыз. Монда якын туганнарыбыз, дусларыбыз яши. Әлмәт елдан-ел матурлана. Кайткан саен сөенеп карыйм. Хәзер шәһәр гел башка. Ел саен ниндидер яңалык. Без үскән вакыттан бик аерыла. Тормыш иптәшем дә Татарстанга кайтырга бик ярата», - дип фикерләре белән уртаклашты Оксана Пфайфер.
Фатыйма апа белән Галим абый балаларына туганлык җепләренең кадерен аңлатып үстергәннәр. Алар исә моны үз балаларына җиткерә алганнар. Аларның дәвамчылары - оныкларның бүгенге көндә үз туган җирләрен, авылларын онытмаулары бу гаиләнең тагын бер күркәм ягы булып тора.
Рәмилә Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа