Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

7 ай эчендә Әлмәт районында аек булмаган шоферлар гаебе белән 6 юл транспорт һәлакәте булган

Бу аварияләрдә 1 кеше һәлак була, 7 кеше җитди җәрәхәтләр ала.

Агымдагы елның 7 аенда Әлмәт районы территориясендә исерек шоферлар гаебе белән 6 юл-транспорт һәлакәте булды, анда 1 кеше һәлак булды һәм 7 кеше тән җәрәхәтләре алды, дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе.

Әлмәт дәүләт автоинспекциясе барлыгы аек булмаган хәлдәге 344 шоферны ачыклаган.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди.
 

 

 

 

Фото: Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса