Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер тиеннән башланган музей, яки Районның «суган башкаласы»нда

«Әлмәт таңнары» газетасы хезмәткәрләрен Түбән Абдул авылында урнашкан Х. Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее каршында чын үзебезчә, гармуннар уйнап, зурлап каршы алдылар.

Суган үстерү белән даны еракларга таралган Елховой һәм Түбән Абдул авыллары төзеклеге, халкының уңган-булган, бердәм, иманлы булуы белән башка авыллардан аерылып тора.

 

Райондагы иң ерак авыллар дип тормадык, без дә «язарыбызга азык эзләп» шунда чыгып киттек. Татарстанда беренчеләрдән булып дәүләт статусы алган музейлары булу үзе генә дә ул авыл халкының нинди икәнлегенә дәлил. Әлеге ике авылның да үз йөзе, үз теле, үз яшәү рәвеше, үзләренең законнары бар. Килүебезнең максаты, эшебезнең үзен-чәлекләре, редакция хез-мәткәрләре белән таныштыргач, сүзне хуҗалар алды.

- Кеше хәтере ул бик кыска, - диде бөтен гомерен балалар укытуга һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучы, мәк-тәпнең элеккеге директоры Дамир абый Нәҗмиев. - Ә Хәлиулла абзый нигез салган, бер тиеннән башлап җибәргән музей менә ничә еллар инде барысын да саклап, хәтерләп яши. Монда барысы да бар.

суган

Туры сүзле, үткен телле, уңган халык мишәрләр. Кемгәдер бәлки «мишәр» дип әйтү ошамыйдыр, ләкин бу һич кенә дә хурлау түгел. Фәндә дә андый термин бар бит. Эш, уңганлык - менә шул аларның төп сыйфатлары. Бүген үстергән суганны элеккеге кебек урнаштыру мөмкинлеге булмау, мәктәп балаларын эштән аеру шушы ике авылның «йөзек кашы» булган кәсепнең әкренләп суынуына китерер дип курка өлкән педагог.

Шаяртып үзен «колхоз председателе» дип таныштырган Рәисә ханым Фаварисова бөтен очрашу барышын үз кулына алып, оста дирижер кебек тулы бер «оркестр» белән җитәкчелек итте. Безнең белән очрашуга ике авылның сүзгә генә түгел, эшкә дә оста халкы, хәтта Түбән Абдул авыл җирлеге башлыгы Рәфкать Равил улы да килгән иде. Рәисә ханым аларның һәркайсы турында сөйләп, авылдашлары белән хаклы рәвештә мактанды. Елховой һәм Түбән Абдулның авыл ос-талары турында тү-бәндәге язмада.

Авылның төп байлыгы - аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре. Елховой һәм Түбән Абдул авыллары халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып торган.

Заманында ике авыл да үзенең суган үс-терүчеләре, балта ос-талары, тимерчеләре, умартачылары, тегүче- бәйләүчеләре белән дан тоткан. Очрашу барышында әлеге күркәм кәсепләрне дәвам иттерүчеләр белән сөйләшеп, аларның күз явын алырлык матур эшләре белән танышу мөмкинлеге ту-ды. Агач эшләре остасы, тимерче Рәфкать Габ-делхәй улы Фаварисов шуларның берсе. Мәктәптән соң һөнәри училищены, соңыннан Чистай техникумын тәмамлаган бу алтын куллы шәхес монтажчы, слесарь белгечлекләрен үзләш-тергән, Яр Чаллыда КамАЗ заводында мастер, җитәкче булып та хезмәт куйган. 2015 елда, пенсиягә чыккач, туган ягына әйләнеп кайткан. Рәфкать Фа-варисовның агачтан ясаган савыт-сабаларына сокланмаган кеше юктыр. Кул белән дә, үзе ясаган станокта да эшли икән ул аларны.

- Гаиләбездә гомер-гомергә хезмәт яратучан кешеләр булды. Ә агач, тимер белән эш итүче әлегә мин үзем генә. Теге яки бу әйберне ясап бир әле дип мөрәҗәгать итүчеләр байтак. Ә болай нигездә мин үзем өчен, күңелем нәрсә куша, шуны эшләргә тотынам инде. Тимер белән дә эшләргә яратам. Әле менә мотоблокка арба, тренировкалар өчен спорт велосипеды ясадым. Эретеп ябыштыру эшләрен дә башкарам, - дип таныштырды ул безне үзе белән.

Бәйләргә, тегәргә яратучы хатын-кызлар - иң уңган, иң булган кешеләр. Авыл җирендә бетмәс-төкәнмәс эш-ләрдән ял иткәндә башкара торган җанга рәхәт шөгыль ияләре ике авылда да  байтак икән.

 

 Елховойда гомер кичерүче 86 яшьлек Ак әби - Җәүһәрия апа шуларның берсе. Гомере буе колхозда, фермада эшләгән. Сыер сауган, бозаулар караган. Бүгенге көндә улы, килене, оныклары белән бергә бик матур йортта яшәүче кадерле әби яше олыгаюга да карамас-тан, күңеле белән яшь, аның кулларыннан чын мәгънәсендә гөлләр тама.

 

Җәүһәрия апа бәй-ләгән оек-оекбашлар илебез иминлеген сак-ларга киткән якташларыбызга барып җитеп, аларны кышкы суыклардан саклаган, ә аллы-гөлле урындык япмалары һәм башка эшләнмәләре күзне иркәли, соклану уята.

- Тик утыра алмыйм, бәй бәйләсәм рәхәт булып китә. Бәйли торам, бүләк итә торам, - ди остакул. Җәүһәрия әби безгә дә истә калсын, истәлеккә булсын дип  берничә эшләнмәсен бүләк итеп җибәрде әле.

Түбән Абдул авылында яшәүче Роза ханым Самикаеваның да тегү-бәйләү эшләренә хирыслыгы зур.

- 65 нче һөнәри училищены тәмамлагач, КамАЗда эшләдем, Оренбург якларында да булып кайттым. Әби картайгач, кабат туган якларга әйләнеп кайтырга туры килде. Биредә инде 22 ел торабыз. Пенсиягә чыккач менә шулай бәй эшләренә тотындым. Күбрәк крючок белән бәйлим. Оныгыма кофта-юбкалар, күлмәкләр бәйләп бүләк иттем. Төсләрне үзем сайлыйм, кухня өстәле япмаларын да йорт җиһазларына туры китереп эшләдем. Бәйләгән мендәрләр дә байтак җыелды. Хәзер инде крючок белән кофта бәйләргә керештем, - ди Роза Исмәгыйль кызы Самикаева.

 

Ә менә Чирмешән районында туып, Елховой авылында гомер кичерүче Венера Закирова күлмәкләр генә тегеп калмый, җанга үтеп керерлек бик эчтәлекле, матур бәетләр дә иҗат итә.

 

- Сабантуй алдыннан туганмын, шуңа күрә дә шундый шат күңелле, җыр, бию сөючән булып үскәнмендер дип уйлыйм (көлә). Бүген дә ветераннарыбыз белән бергә Мәдәният йорты каршындагы түгәрәккә йөрим, чыгышлар ясыйбыз, рәхәт яшибез. Элек, әле күпләр хәтерлидер, «Йорт эшләре» дигән китап бар иде. Кечкенә чактан ук шул китаптан карап, өлгеләр ясап, күлмәкләр тегә идем. Төрле материаллар кулланам, Ташкенттан да кайтарттым. Яшем җитмештән өстә булса да, тегәргә генә түгел, кияргә дә яратам. Бала итәкле күлмәкләр, калфаклар чиксез матур бит. Дус кызларыма да тегеп бирәм, алар да бик яратып кияләр.

Бәетләр язуыма килгәндә, аларның һәрберсе нинди дә булса фаҗигале вакыйгалар белән бәйле инде. Чын күңелдән иҗат итәм. Җырларга да яратам әле. 2010 елны «Җырлыйк әле» тапшыруында да катнашкан идем. Анда беренче урынны алып кайттык, - дип искә алды Венера ханым Закирова.

Чыннан да, ике авылдан да җыр-биюгә оста кешеләр күп икәнлеге аңлашылды. Моны Түбән Абдул Мәдәният йорты сәнгать җитәк-чесе Лилия ханым Шәйхетдинова үзе дә җөпләде. Шуны да әйтеп китми мөмкин түгел, Лилия ханым - Мамадыш кызы, бу авылга ул килен булып төшкән. Шәһәр кызы авыл тормышына күнегеп кенә калмыйча, елховойлыларча суган үстерү серләренә төшенеп, чын-чынлап бу борынгы кәсепнең остасына әверелгән.

- 1998 елны килен булып төшкәннән соң бакчага чыккан идем - шаклар каттым. Кырык сутый бакчаның яртысын суган биләп тора. Аннан өйрәндем инде - суган үстерү, аны саклау һәм орлык ясау серләренә төшендем. Базарга да алып барып үзем сата башладым. Әле мишәр акцентым булмагач, сатып алучылар «алдыйсың, бу Елховой суганы түгел» дип теңкәгә тияләр иде. Аптырагач, аларга паспортны ачып, прописканы күрсәтә торган иттем. Элегрәк суганны дүртәр-бишәр тонна үстерә идек, аннан киметә башладык, быел инде ярты тонна гына суган өлгерттек. Шушы көннәрдә аны Әлмәтнең бер производствосына тапшырачакбыз. Суганны таныш-белешләргә, туганнарга таратабыз. Әле шунысы да бар, шушы суган турында Мәдинә Мисбаховна белән берлектә махсус социаль проект та ясаган идек. Хәзер һәр авылның бренды бар бит. Елховой инде ул суган башкаласы. Авыл Мәдәният йорты кызлары инде крючок белән суганнар бәйләп, аларны күргәзмәләргә алып баралар, шул рәвешле авылыбызның тарихын, данын ирештереп торалар, - дип аңлатып узды Лилия ханым.

суган

Елховой һәм Түбән Абдул уңганнарына исәнлек-саулык, имин тормыш теләп калабыз. Кулларыгыз талмасын, йөрәкләрегез һәрвакыт шулай дәртле булып торсын, озак еллар авылдашларыгызны куандырып, шулай матур, рәхәт яшәргә язсын барыгызга да.

 

P.S. Кайбер авыл җирлекләренә барабыз дип телефоннан әйтүгә, безне китертмәс өчен туксан тугыз гына түгел, йөз туксан тугыз сәбәп таба кайбер җитәкчеләр. Сезнең белән йөрергә безнең вакытыбыз юк, диючеләр дә бар хәтта. Без сукыр түгел, аксак түгел, безне җитәкләп йөрергә кирәкми. Безнең максат - газета укучыларны сезнең авылларда яшәүче уңган-булган кешеләр белән таныштыру, матур эшләрегез турында сөйләү. Бары шул гына.

 

Рәфкать Шаһиев,  Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса