Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар - Россия армиясенең «каймагы»

Узган чәршәмбедә Әлмәт десантчылары үз бәйрәмнәрен билгеләп уздылар. Һава десанты гаскәрләре тарихы 1930 елның 2 августыннан башлана.

Мәскәү хәрби округының Воронежда үткән укулары вакытында 12 кешедән торган подразделение беренче тапкыр парашют белән сикерә.

Ә инде тагын ике елдан соң авиадесант частьлары оеша башлый. Бөек Ватан сугышы елларында да десантчылар зур батырлыклар күрсәтә. Венгрия, Чехословакия, Әфганстан һәм Төньяк Кавказда хәрби бурычлар үтәүдә катнашалар, Кавказдагы, Урта Азиядәге, Югославиядәге хәрби низагларда «тере барьер» булалар. Десантчылар һәрвакыт алгы сафта, кыюлык, батырлык үрнәге булып тора. Алар - Россия армиясенең элитасы, «каймагы». «Зәңгәр беретлар» сафларында хезмәт итүчеләр һәркемдә хөрмәт уята.

Әлмәт җирлегендә генә дә биш йөздән артык десантчы гомер кичерә, шуларның             алтмышлабы кайнар нокталарда хезмәт иткән. Егетләребезнең кайберләре бүген дә илебез иминлеге сагында тора.

2 август көнне десантчылар үзләренең зәңгәр беретларын һәм хәрби киемнәрен киеп Мәңгелек ут янына җыелдылар, муниципаль район җитәкчелегеннән котлаулар кабул итеп, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган дусларын искә алдылар, Мәңгелек ут янына кызыл канәферләр салдылар. Әлмәт егетләре чын мәгънәсендә десантчы мәктәбен узган. Туган илләрен сакларга һәрвакыт әзер торалар.

Очрашуны дәвам итеп, «зәңгәр беретлар» һәйкәл янында истәлеккә фотога төштеләр, солдат хезмәтен үтәгән чордагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Без дә һава-де-сант гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-ат-ларны бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын иде!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса