Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тамаклары тук булсын дип тырышалар

Әлмәт волонтёрлары илебез иминлеге сагында торучы якташ-ларыбызга гуманитар ярдәм туплап озатуларын дәвам итәләр. Маскировка челтәрләре, медикаментлар һәм башка күп кенә кирәк-яраклар белән беррәттән әлмәтлеләр егетләребезгә коры ашлар да әзерләп озаталар.

Яшерен-батырын түгел, махсус хәрби операция зонасында булган солдатларга һәрчакта да кайнар ризык ашау мөмкинлеге тими.

Атышлар барганда яки окопта булган чагында кайнар аш төшкә генә керергә мөмкин. Солдатларның хәлен бу очракларда коры ашлар җи-ңеләйтә. Кайнар су кушып болгатып җибәрәсең дә рә-хәтләнеп тукланасың.

Әлмәт җирлегендә коры ашлар әзерләүне Миңлебай авылында туып-үскән волонтёр егет - калабызның популяр пиццерияләренең берсендә инде җиде еллап пешекче булып эшләүче Константин Тимиров җайга салган. Кечкенәдән үк пешекче булырга хыялланган, Әлмәт сәүдә-икътисад техникумын тәмамлаган. Шушы көннәрдә аның белән очрашып, сөйлә-шеп алу мөмкинлеге туды.

- Үземнең абыем хәрби операция зонасында булганлыктан, аларның ничек тукланулары турында хәбәрдар мин. Бер хатында ул миңа коры ашлар, боткалар ашавы турында язган иде. Аңа бу азыклар бик ошаган. Мин үзем дә пешекче буларак әлеге ашларны ясап карарга булдым. Башта интернет челтәренә кердем һәм күрше Яр Чаллы шәһәрендә әлеге эш белән актив шө-гыльләнүче төркемгә тап булдым. Гөлнара исемле кыз белән элемтәгә чыктым, ул миңа коры аш әзерләү технологиясен аңлатты. Иң беренче борщ һәм токмач ашлары ясадым. Бар да әйбәт кенә килеп чыкты. Әлбәттә, мин аларны ясагач, беренче итеп үзем ашап карадым. Әле хәзер дә, нинди генә аш ясасак та, тест уздырам, иң беренче пробаны үзем алам. Алга таба инде телеграм-каналда төркем булдырдым һәм шушындый коры ашлар әзерләүдә ярдәм күрсәтергә теләк белдерүчеләрне кушылырга чакырдым һәм хәзер дә чакырам. «Сухие супы быстрого приготовления из Альметьевска» дип атала төркемебез. Бүген эш җайга салынган дип әйтә алам. Авыл җирлекләре буенча элемтәләр булдырып, ит, бәрәңге, кишер, чөгендер сатып алабыз. Шуннан яшелчәләрне киптерүдә булышучыларга таратып чыгабыз. Алар үз чиратында киптергән ингредиентларны безгә алып киләләр. Иткә килгәндә, аны башта суда кайнатып пешерергә, аннан соң киптерергә кирәк. Яшелчәләрне дә шулай.

сухой аш

Киптерү - мәшәкатьле эш. Иң проблемалысы бәрәңге киптерү инде. Аны чистартканнан соң угыч аша кырасың, аннан крахмалдан аеру өчен салкын су белән өч тапкыр чайкатып чыгасың, шуннан пешерәсең, соңыннан киптерәсең. Бәрәңге алты-җиде сәгать кибә. Волонтёрлар белән кушылып, махсус киптерү җиһазлары сатып алдык. Минем үземдә генә дә өч киптергеч бар. Киптергән яшелчә-итләрне вакуумлы пакетларга тутырабыз, тоз кушылган тәмләткечләрне аерым пакетларга салабыз.Әзер коры ашларны ясау белән үк адреслы рәвештә озатабыз. Аларның куллану срогы ярты ел. Шуңа күрә дә эшне оператив рәвештә алып барабыз. Җәен эш бераз акрынрак бара инде. Күпләр отпускыга китәләр бит. Ашларыбыз тиешле урыннарга, тиешле кешеләргә барып җитә, чөнки без посылкаларны фамилияләп адреслап җибәрәбез. Алар әзерләгән ризыкларыбызны мактыйлар, бик тәмле диләр. Әле ике атна элек Рус Акташыннан отпускыга кайткан егетләр килгән иде, аларга да юллап җибәрдек. 30 июль көнне 59 упаковка токмачлы аш әзерләдем. Бер упаковкада биш порция, бу 295 порция дигәнне аңлата, борщ 19 упаковка, карабодай ашы 35 упаковка, дөге ашы 6 упаковка, карабодай белән бавыр ашы 66 порция, сохари 50 пакет хәстәрләп куелды. Аш белән сохари бик тәмле була. Әле менә өч атна элек үзебезнең кыр-урманнардан җыелган мәтрүшкәләрне, бөтнекләрне, иван-чәйләрне, кура җиләкләрне киптереп чәйләр әзерли башладык. Тиздән уңыш җыю чоры башлана. Теләге булганнар безгә яшелчәләр белән ярдәм итә яки киптерү эшенә кушыла ала. Телеграмдагы төркемнән кала шәһәр паркындагы «Ассоль» кафесына да мөрәҗәгать итә алалар. Исән булыйк, бердәм булыйк, - дип тәмамлады сүзен Константин.

Шушындый кирәкле һәм саваплы эш башлап җибәргән Миңлебай авылы егетенә һәм аның төркемендәге волонтёрларга сәламәтлек һәм яңадан-яңа ярдәмчеләр теләп калабыз. Бердәмлектә - көч, дип юкка гына әйтмиләр шул халыкта.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса