Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең АЗС хезмәткәрләре янгынның коточкыч нәтиҗәләрен булдырмаска ярдәм итте

16 июльдә Урсалы микрорайоны төтен белән капланды, ә Дала Зәе елгасының култыгындагы болыннарда камыш янды.

Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде. Әмма Гөлгенә Әхмәтҗанова белән Алевтина Прокопьеваның уяулыгы булмаса, аның нәрсәгә китерәчәген күз алдына китерү куркыныч.
 Гөлгенә Әхмәтҗанова газ анализаторы белән резервуарны тикшерә һәм ерактан кара төтен  күрә.  Ул күргәннәре турында хезмәттәше, АЗС операторы Алевтина Прокопьевага хәбәр итә. Алар бергәләп җитәкчелеккә хәбәр итәләр, клиентларны, техниканы эвакуациялиләр, керү һәм чыгуны сигнал тасмасы белән саклыйлар, башка АЗСка баруны сорап аншлаг урнаштыралар һәм объектны саклау чараларын башкара башлыйлар.

- Үзебез өчен генә түгел, ә якын-тирәдә яшәүче кунакларыбыз һәм кешеләребезнең тормышы өчен дә бик куркыныч булды. Җаваплылык хисе, мөгаен, аптырамаска һәм инструкция буенча төгәл эш итәргә ярдәм иткәндер, – дип уртаклашты Алевтина Прокопьева.

"Станция персоналы профессиональлек күрсәтте. Аның ярдәмендә  кырдагы хәлне оператив рәвештә күзәтәләр. Операторның беренче сигналы буенча Әлмәт филиалы нефть базасыннан илосос һәм трактор чыга, алар белән АЗС территориясе тирәли кабат җир сөрделәр (беренчесе май ахырында ук ясала). Шулай ук башка станцияләрдән дә ягулык салучы операторлар җәлеп ителде, алар кирәк булса, көрәкләр ярдәмендә ут таралуга комачаулый алыр иде,-дип ассызыклады «Татнефть – АЗС Центр» ҖЧҖ директорының техник ярдәм буенча урынбасары Ленар Ибраһимов.

Янгын турында хәбәр 13 сәгать 8 минутта килгән. Һәм 16: 35 сәгатьтә генә  аны сүндерә алганнар. Әгәр дә АЗС хезмәткәрләре янгынны вакытында күрмәсәләр, нәтиҗәләр ачныч булырга мөмкин иде.

 
- Без хезмәткәрләр белән горурланабыз! Әйе, бездә инструкцияләр, тренинглар, укыту чаралары бар, әмма тормышта безнең хезмәткәрләр курыкмаган, төгәл һәм грамоталы эш иткән һәрнәрсә булырга мөмкин. Бу чын хатын – кызлар-Некрасов язган хатын-кызлар: «Чапкн атны туктатачак, янган йортка керәчәк»! -дип билгеләп үтте «Татнефть-АЗС Центр» ҖЧҖ профкомы рәисе Фәрит Вәлиев.

Күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, югары профессионализмы, актив эше өчен һәм янгын куркынычы туганда сыйфатлы уздырылган чаралар белән бәйле рәвештә профсоюзның Татнефть профкомы рәисе Гомәр Яруллин Гөлгенә Әхмәтҗанова һәм Алевтина Прокопьеваны Татнефть профкомының Мактау грамоталары белән бүләкләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса