Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ихтыяҗ һаман да зур

Әлмәт хатын-кызлары Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә беренче көннән үк ярдәм күрсәтә башлаганнар иде.

Волонтёр ханымнар илебез иминлеген сакларга киткән батыр солдатларыбызга мас-кировка челтәрләре, азык-төлек, дарулар, медикаментлар, кием-салым, техника һәм башка кирәк-яракларны җыеп даими рәвештә озатуларын бүген дә дәвам итәләр.

Шәһәр паркындагы «Ассоль» кафесында урнашкан волонтёрлар штабы эшчәнлеге белән без дә барып танышып кайттык.

- Эшчәнлегебезне ноябрь аенда ук башлап җибәргән идек. Хәзерге вакытта бар тырышлыгыбызны җәйге маскировка челтәрләре ясауга юнәлдерәбез. Егетләребез өчен бүгенге көндә нәкъ менә алар бик соралган. Масксеткаларны хәзер инде тукыма кисәкләреннән үрмибез, бакчада кулланыла торган япма материалны махсус Санкт-Петербургтан заказ белән кайтартабыз. Спанбондны яшел һәм көрән төсләргә мандырып кулланабыз. Аңлаганыгызча, егетләребез төрле җирлекләрдә хезмәт итә, табигатенә карап, төсләрен шулай махсус сайлап алабыз. 266 нчы челтәребезгә тотындык инде. «Панорама»дагы унынчы павильонда да безнең кызлар хезмәт куя. Алар тарафыннан инде йөзләгән маскировка челтәре үреп озатылды. Солдатларыбыз элеккеге кебек азык-төлек тә, кием дә бик сорамыйлар хәзер, менә шушы маскировка челтәрләренә ихтыяҗ аеруча зур. Эшли торабыз - җибәрә барабыз. Сеткаларны һәм башка кирәкле әйберләрне адреслы булсын өчен отпуск ялына кайткан солдат егетләребез аша озатырга тырышабыз. Әле менә кичә генә тагын бер маскировка челтәрен юллап җибәрдек.

 

Шуны әйтәсем килә, без бүген халыктан тукымалар җыймыйбыз, менә шушы спанбондны кайтарту өчен фондка акчалата ярдәм булса, бик шат булыр идек.

 

Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытта бу өлкәдә эшләр бик кыен бара. Җәй чоры булгач, маскировка челтәрләре үрүчеләр дә кимеде. Ләкин барыбер тырышабыз инде. Моннан тыш коры душ һәм коры аш та ясап озатабыз әле. Коры душ ясауда әллә нинди катлаулы эшләр башкарырга кирәкми. Өсләре герметик ябыла торган бер зур, бер кечкенә пакет сатып аласың, кухня приборларын сөртү өчен махсус салфеткаларны кискәләп, һәрбер кисәккә гипоаллерген гель тамызып, беренче пакетка саласың. Ә икенче пакетка инде сөртенер өчен коры салфетка тыгасың. Окопларда, юынырга су булмаган урыннарда мондый коры душ бик соралган. Дымлы салфеткалар да бик кирәк инде аларга. Алып килүчеләр булса, бик яхшы. Коры ашларны исә Константин исемле пешекче волонтерыбыз әзерли. Ул үзе кафеларыбызның берсендә шеф-повар булып эшли. Аның үзенең махсус төркеме дә бар. Шул төркемдәге кызларның берсе кишер, икенчесе суган, бәрәңге һәм башка ингредиентларны киптерә. Константин исә аларны тиешле күләмдә куша һәм коры аш формалаштыра. Бу эш-ләрдән тыш махсус кыр госпитальләренә дә кирәк-яраклар, шул исәптән памперслар туплап озатабыз, - дип эш үзенчәлекләрен аңлатып узды волонтёр Рәмия Галимова.

- Ял көннәреннән кала гел шушында инде мин. Миләүшә исемле бер волонтёр кыз белән «леший» костюмына нигез әзерләргә тотындык. Әлмәттә «леший» костюмын бер генә хатын-кыз тегә. Хәзер костюмның чалбарын бәйләргә тотындык менә. Пончо һәм чалбарны шулай аерым әзерлибез. Солдатлар аларны бергә дә, аерым да кия ала. Бик вак эш, нык тырышырга, игътибарлы булырга кирәк. Иң авыры - бәйли башлау һәм бәйләүне тәмамлау, - ди волонтёр ханым Раиса Ушакова.

Менә волонтёр кызларыбыз шулай бик тырышып эшли. Аларның эшләрен «Катюша» исемле талисман уенчык «күзәтә».

Теләге булган һәрбер әлмәтле волонтёрлар рәтен тулыландыра яки фондка акчалата ярдәм итә ала. Үзебезнекеләрне ташламыйк, бердәм булыйк.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса